Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Звениговский» берләшмәсендә булды. Аның белән бергә министр урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин йөрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантларын бирү өчен еллык керемнәре 120 миллион сумнан артмаган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең (крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан, шәхси эшкуарлардан һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан тыш) проектларын сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләрнең сезонлы артуыннан соң яшелчәләр бәясенең төшүе өчен алшартлар барлыкка килүен фаразлый. Россиядә ел башында яшелчә продукциясенә бәяләр арту күбесенчә сезонлы факторларга һәм гадәттәгечә импорт күләменең артуына бәйле, әмма бәйрәмнәрдән соң аңа ихтыяҗ кимү бу продукциягә бәяләрнең төшүенә китерәчәк, дип белдерделәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Министрлык делегациясе Казан дәүләт энергетика университеты эшчәнлеге белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Яна Сирюкова һәм "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.
Дәүләт Думасына тиресне органик ашлама буларак куллану турында закон проекты кертелде. Ул АПК предприятиеләрендә ябык икътисад принципларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Чүпрәле районында терлекчелек тармагы буенча 2021 елга йомгаклар ясадылар һәм 2022 елга планнар билгеләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов Арча муниципаль районында булдылар. Аларны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев һәм инвесторлар озата йөрделәр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген иң яхшы презентацияләүгә республика иҗади конкурсын игълан итте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оператив штаб утырышы узды. Көн тәртибендә - тилчә авыруыннан профилактикалау мәсьәләләре. Бу Оренбург өлкәсендә авыру чыганагы теркәлүгә бәйле.