Татарстанда кырларда уртача кар катламы бер атна эчендә 10 – 15 сантиметрга артты

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2022 елның 20 гыйнварына көзге бөртекле культураларның торышын бәяләделәр. Учреждение белгечләре, кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, атна буена 2,4 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып тикшерделәр.

“Фитомониторинг нәтиҗәләре буенча әзерләнгән мәгълүматтан  күренгәнчә,   республикада бер атна эчендә (20 гыйнварга) 25 мм кар яуган - бу ярты  айлык  норма”, - дип хәбәр итте «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Фитомониторинг белешмәләре буенча, көзге культуралар үсемлекләрендә шикәр микъдары 26-33% тәшкил итә, бу - яхшы күрсәткеч, тикшерелгән кырларда көзге культураларның торышы яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Уҗым чәчүлекләренең кышкы торышын билгеләү һәм бәяләү өчен   учреждение белгечләре аграрийларга кырларны системалы рәвештә тикшереп  торырга   киңәш итәләр. Бу чәчүлекләрдә үсемлекләрнең  яшәешен, тискәре факторлар белән зарарлану дәрәҗәсен вакытында ачыкларга һәм үсемлекләрне карауга җентекләп әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International