Марат Җәббаров: “Бер ел эчендә республикада 300 миллион сумга 126 ветеринария участок пункты төзелде”

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге   буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең киңәйтелгән уртак коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов, Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Константин Савенков һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.

Башта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов ведомствоның эш йомгаклары турындагы нотык белән   чыгыш ясады.   

 "2021 елның эпизоотиягә каршы планы үтәлде. Ел дәвамында дәүләт һәм җитештерү хезмәте белгечләре 470 миллионнан артык профилактик вакцинация ясадылар, биологик материалларга 68 меңгә якын тикшерү, 6 миллионнан артык диагностик тикшеренүләр уздырдылар, паразитларарга каршы 59 миллион эшкәртү үткәрделәр.  Бүген Татарстанда 40 ветеринария лабораториясе эшли, шуларның 39ы - район лабораторияләре һәм берсе - республиканыкы. Соңгы елларда лабораторияләрне СанПиН таләпләренә туры китерү буенча зур эш башкарылды. Башкарылган эш нәтиҗәсендә барлык 40 лабораториянең дә лицензиясе бар. Хәзерге вакытта алар аккредитация алу процедурасын узалар. Дәвалау-профилактикалау эшен   уңышлы оештыруның  төп күрсәткече -  терлекләрнең баш саны сакланып калу.  Терлекчелек республикасы өчен бу бик мөһим күрсәткеч. Ветеринария идарәсе тарафыннан авыл хуҗалыгы хайваннарының сакланышын яхшырту буенча шактый эш башкарылды”, - дип билгеләп үтте ул.

Марат Җәббаров, үз чиратында, 2022 елда барлык мөгезле эре терлекләрне идентификацияләүне тәмамлауны һәм башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарын  исәпкә ала  башлауны  төп  бурычларның берсе итеп   куйды.

 “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләренннән берсе - терлекчелек. Азык-төлек иминлегенә ирешү, терлекчелек тармакларын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру өчен  республикада яңа терлекчелек объектларын төзү  дәвам итә. 2021 елда барлыгы 15 мең баш  терлек  өчен  20 яңа сөт фермалары һәм комплекслары  файдалануга  кертелде. Агымдагы елда тагын 35 объект файдалануга тапшырылачак, аларны тутыру өчен нәселле таналар сатып алу да планлаштырылган. Һәм, әлбәттә, республиканың ветеринария хезмәте Татарстан Хөкүмәтенең игътибарыннан читтә калмады. Соңгы елларда бездә ветеринария участоклары челтәре торгызылды. Республика программасы буенча 300 миллион сумга  барлыгы 126 ветеринария участок пункты төзелде. Ветеринария хезмәте заманча лаборатория җайланмалары һәм дезинфекция җиһазлары  белән көйләнде”, - дип сөйләде министр.

Киңәшмә азагында алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International