Министрлыкта Татарстан Республикасы территориясенә хайваннар өчен йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә хайваннар өчен  йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын  булдырмау мәсьәләләре буенча республика штабы утырышы узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең   Татарстан Республикасы  идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев катнашты.  Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре һәм ветеринария берләшмәләре башлыклары  да  катнашты.

 «Безнең бурыч - безнең республикага аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә юл куймау. Мәсәлән, Оренбург өлкәсе һәм Казахстан Республикасы территориясендә тилчә (ящур) буенча киеренке вәзгыять  күзәтелә.  Бүгенге көннән башлап,  хайваннарда  була  торган  йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларны  профилактикалау   айлыгын игълан итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Баш ветеринария табибы Алмаз Хисаметдинов.

 Шуңа бәйле рәвештә, Оренбург өлкәсе һәм Казахстан территориясеннән терлекләр, азык һәм продукция кертү тыела. Меркурий буенча терлекләр  кертүне контрольдә тотарга, шулай ук терлекләрне санкцияләнмәгән кертүне күзәтү астына алырга кирәк.  Терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре предприятие территориясенә кергән транспортны дезинфекцияләүне оештырырга, сатыпаларлардан  санкцияләнмәгән терлек  сатып алуга юл куймаска, имин булмаган территорияләрдә әзерләнгән азыкны сатып алмаска, кертелә торган терлекләрне  карантинда  тотарга, терлекләрне  төркемләргә аеруны  ветеринария хезмәте белән килештереп башкарырга  тиеш.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International