Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты хатын-кызлар өчен кризис үзәген продукция белән тәэмин итә

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәзер Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының сөт продукциясе атна саен хатын-кызлар өчен «Бишек» («Колыбель») кризис үзәгенең Казан, Яшел Үзән  филиалларына да китерелә. Үзәк бөтен кирәкле продукцияне: атланмай, сөт, каймак, эремчек һәм йогыртларны бушлай ала.  

«Бишек» («Колыбель») приюты Яшел Үзәндә һәм Казанда гаиләне, аналар һәм балаларны яклау үзәге «Умиление» ярдәмендә эшли. Үзәк кризис чорын кичерүче  йөкле  хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтә, шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен яклау буенча агарту эшләре алып бара. Бүгенге көндә Яшел Үзәндәге «Колыбель» приютында 13 кеше  – 5 хатын-кыз һәм 1,5 айдан 7 яшькә кадәрге 7 бала яши.

 Моннан тыш, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләре, Татарстанның балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, «Ярдәм» фонды карамагындагы балалар, Яшел Үзән  бала тудыру йорты һәм хатын-кыз консультацияләре хезмәткәрләре, Казан балалар «ковид» госпиталенең,   Республика клиник хастаханәсе һәм Яшел Үзәннең үзәк район хастаханәсенең вакытлыча инфекция госпитале хезмәткәрләре, Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч ярдәм һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, республиканың балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлеге һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписы пациентлары  да   бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International