Министрлыкта йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авырулары үтеп керүне һәм таралуны булдырмау чаралары турында фикер алыштылар

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды.

Утырышта министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама идарәсе, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе вәкилләре, шулай  ук видеоконференцэлемтә  режимында дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре  катнашты.

Киңәшмә барышында африка дуңгыз чумасы чыганакларын бетерү һәм Татарстан Республикасы территориясендә инфекциянең таралуын  булдырмау   чараларының үтәлешен карадылар.

Алмаз Хисаметдинов,  хәзерге вакытта республика Президенты Указы белән африка дуңгызлар чумасы буенча барлык чикләүләр юкка чыгарылды, дип хәбәр итте.  Инфекциянең яңа чыганаклары  ачыкланмаган.

Ветеринария хезмәте тарафыннан гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дуңгызларның баш санын киметү буенча чаралар уздырылган. АЧС теркәлгән вакытка  терлекләрнең баш саны 19 меңгә якын булган. Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар саны 6 мең башка калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International