ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Санкт-Петербургка килде.  Ул Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) чараларында катнаша.

Зәй районы кырларында  азык культураларын  җыю яхшы темпларда  бара. Барлык агрофирмалар да люцерна чаптыруга  керештеләр. Эшкә 4 «Ягуар» азык җыю комбайны, 2 «Джон-Дир» маркалы азык җыю комбайны, 17  чапкыч җәлеп ителгән. Районда, 2022 елгы чәчүлекләрне дә исәпкә алып, 7300 гектар күпьеллык үләннәр мәйданы бар. Терлекләрне уңышлы кышлату һәм югары савым алу өчен район аграрийларына 34,5 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк, ел ярымлык запас белән исәпләгәндә - 52 мең тонна. Бүгенге көнгә 3 мең тонна сенаж әзерләнгән, сенаж өчен 1652 га чабылган. Бер үк  вакытта  печән әзерләү дә бара, 166 гектар чабылган, бүгенге көнгә 105 тонна печән әзерләнгән.

Зәй муниципаль районы аграрчылары чиста һәм сидераль пар җирләрен  эшкәртүне дәвам итәләр. Сидератлар җирләрне биологияләштерүдә иң уңай  ысул булып санала, алар туфракның структурасын яхшырта, азот белән баета һәм чүп үләннәренең үсешен киметә, шул ук вакытта җир  өслегендә   компост барлыкка килә, туфракны    эрозиядән һәм аның  файдалы  катламы  юылудан  саклый. Көз көне бу кырларда көзге бодай чәчү планлаштырылган. Пар җирләренең  барлык  мәйданы 17 мең га тәшкил итә, шулардан  8 мең гектары сидераль җирләр.Эшкә  19 агрегат җәлеп ителгән.


15
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

1 июльдән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең һәм ашлык комплексын үстерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы башка затларның «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында ихтыярый нигездә  теркәлү мөмкинлеге булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Анда министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда унынчы тапкыр Евразия интеграциясен тирәнәйтүгә һәм киңәйтүгә багышланган  Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы - 2022  узды.   Конгресс РФ Дәүләт Думасының  БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр буенча комитеты, ТР Дәүләт Советы, ТР Фәннәр академиясе, ТР  Икътисад  җәмгыяте   тарафыннан Россия Ирекле икътисад җәмгыяте катнашында оештырылды.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Терлекчелек фермалары өчен заманча җайланмалар һәм техника, нәсел  материалы, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре, ветеринария препаратлары һәм гигиена чаралары – болар барысы да АГРОВОЛГТАда  (6-8 июльдә) булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермер көне белән котлыйм!


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында «Сенаж көне» семинары узды. Анда министр урынбасарлары Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Свияжск төбәкара мультимодаль логистик үзәге территориясендә яңа  «Свияжск-Зернопродукт» элеваторы төзелешенә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Август» фирмасы» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International