Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының "Агрополия" мәгълүмат системасы даими модернизацияләнә, ул аннан һәркем файдалана алырлык һәм уңайлырак була бара.
Хәзер аграрийлар өчен бердәй платформада, хәтта анда теркәлмичә дә, теләсә нинди материалны табарга һәм карарга мөмкин.
Мәсәлән, «Агрополия» сайтында Татарстан Республикасы буенча сөт җитештерү һәм сату, туган бозаулар, аларның саны турында статистика урнаштырылган.
Бүгенге көндә Татарстан сөт җитештерү буенча Россия Федерациясендә 1нче урында тора. 2021 ел йомгаклары буенча республикада 1 958,7 мең тонна сөт җитештерелгән. Төбәк шулай ук 2021 елда сөт җитештерү күләмен арттыру буенча 12нче урында, субъектның ил буенча гомуми күрсәткечкә керткән өлеше 14,1% тәшкил итте.
Районнар буенча 10 елга динамикада төгәлрәк мәгълүмат «Агрополия» сайтында бирелгән.
(https://new.agropoliya.ru/analytics/digest/milk).