Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыруда яңа этап: «Агрополия» хәзер дәүләт мәгълүмат системасы (ГИС)

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы белешмәләренең  «Агрополия» бердәм цифрлы системасы киңәйде!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән платформага дәүләт статусы һәм «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасы» дигән яңа исем бирелде.

Хәзер система Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренең рәсми чыганагы булып тора, алар төрле характердагы норматив актларда кулланылачак.

Платформада Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге барлык статистик мәгълүмат җыелачак, эшкәртеләчәк, сакланачак һәм  анализланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International