Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Авыл хезмәтчәннәрен котлау «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды – бирегә бөтен республикадан аграр предприятиеләрнең хезмәт коллективлары вәкилләре җыелды. Алар барысы да өстәлләребездә икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр булсын өчен көнне-төнгә ялгап, тырышып эшләүчеләр, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты искәртеп узганча, быел республикада бөртеклеләрдән аеруча мул уңыш җыеп алынган – 5 млн тоннадан артык. Уңдырышлылык - гектардан 36,8 ц. Шулай ук 600 мең тонна май орлыгы, 800 мең тонна бәрәңге, 260 мең тонна яшелчә, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алыныр, дип көтелә. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнгән.
Меңләгән авыл хезмәтчәннәре коллективының эш нәтиҗәләре менә шундый. “Узган елгы корылыктан соң шундый икмәк уңышы – бәяләп бетергесез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бөртеклеләрне иң күп күләмдә җыйган районнар: Арча, Тәтеш, Буа, Минзәлә һәм Мөслим районнары”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук эре агрохолдингларга - «Агрокөч», «Август-Агро», «Ак Барс Холдинг», «Красный Восток Агро», «Чистополье» һәм «Агроинвест» холдинг компанияләренә югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерде.
“Уңыш язмышы күпчелек очракта комбайнчыларның һөнәри осталыгына да бәйле. Урып-җыю чорында меңләгән механизаторлар, шоферлар, авыл хезмәтчәннәре ял итмичә эшләделәр. Бик зур рәхмәт сезгә! Рәхмәт сезгә мөһим һәм катлаулы хезмәтегез өчен! Ел саен ташламалы ягулык белән тәэмин иткән өчен «Татнефть» компаниясенә аерым рәхмәт”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты илдә сөт җитештерү буенча Татарстан лидерлыгын саклап калучы терлекчеләргә рәхмәт белдерде. Ул, агымдагы елда 1 млн 980 мең тонна сөт; 540 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла, дип, хәбәр итте.
Киләсе елда сөт җитештерүне - 2 млн тоннага, итне 550 мең тонна җиткерү бурычы куела.
“Республика үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кукмара районында беренче тәүлеккә 400 тонна сөт савуга ирештеләр, Әтнә, Балтач, Саба районнарында – тәүлеккә 300 тоннадан артык. Әтнә районы - бер сыердан савым күләме буенча лидер - 31,1 кг сөт”.
Алдынгыларның нәтиҗәләре мактауга лаек. Мәсәлән, савым буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр арасында: Әтнә районының «Тукай» ҖЧҖ савымчысы Гөлназ Нәҗмиева, Апас районының «Ибраһимов һәм компания» авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Земфира Төхбәтуллина, Әлмәт районының «Токарликов исемендәге» АҖеннән Светлана Фомина.
Ит терлекчелегендә иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр: Кайбыч районының «Туган як-Агро» ҖЧҖеннән Рәис Гайнетдинов, Менделеевск районының «Смирнов» КФХсыннан Марат Кәлимуллин, Кукмара районының «Восток Агро» ҖЧҖеннән Ләйлә Усманова.
«Барлык алдынгыларны санап бетереп булмый. Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
“Агросәнәгать комплексы актив үсә. Республикада терлекчелек объектларын, ындыр табакларын һәм элеваторларны төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Агросәнәгать комплексын алга таба үстерү мөһим. Хәзерге шартларда без гражданнарны төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Бу азык-төлек иминлеге мәсьәләсе”, - диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук авыл үсешендә мөһим фактор буларак, кече хуҗалыкларны билгеләп үтте. Татарстанда 470 мең шәхси хуҗалык һәм 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Ел саен аларга ярдәм итү өчен 2 млрд.сум акча бүлеп бирелә, без киләчәктә дә мондый ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Безнең бурыч – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры килерлек итү. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла, быел мондый программалар - 44. Авылда яшәүчеләр өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, спорт мәйданчыклары ачыла.
“Шәһәрлеләр исеменнән авыл халкына атна саен уздырыла торган авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә - башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт! Бу шәһәр халкына менә дигән ярдәм. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Фидакарь хезмәтегез, Татарстан үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт сухләрен җиткерәсем килә, нык сәламәтлек, хезмәтегездә яңа уңышлар телим. Кадерле дуслар! Сезне тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Туган җиргә булган мәхәббәтегез, намуслы хезмәтегез һәм республика үсешенә керткән зур өлешегез өчен ихластан олы рәхмәтемне белдерәм. Ә хәзер дәүләт бүләкләрен тапшыруга күчик”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл халкына республика иминлеге, муллыгы өчен башкарган авыр, әмма бик мөһим хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Бүген мин, беренче чиратта, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең катлаулы, әмма аерым әһәмияткә һәм хөрмәткә ия булган хезмәтегез һәм эшкә җаваплы каравыгыз Татарстан авыл хуҗалыгының тотрыклы үсешен тәэмин итә һәм республикабыз иминлегенең һәм аның алга таба үсешенең төп нигезен тәшкил итә.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Без Сезгә нык рәхмәтлебез. Сезнең тарафтан тармакка кайгыртучан һәм игътибарлы мөнәсәбәт булу безнең өчен бик зур ярдәм.
Агросәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренә, ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телим. Чөнки Татарстаныбыз халкының тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм иминлеге нәкъ менә сезнең белән бергәләп эшләү нәтиҗәләренә бәйле. Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”- диде Марат Җәббаров.