Республикада 10 сентябрьдән Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллы һәм Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 3 мәйданчыкта һәм 26 муниципаль районда төрле даимилектә гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Продукция белән республиканың 32 муниципаль районы, агрохолдинг предприятиеләре, кече хуҗалыклар тәэмин итә.
Бу атнада суган һәм кишергә бәяләрнең төшүе күзәтелде. Элегрәк суганның килограммы 25 сумнан сатылган булса, бүген ул 22 сумнан сатылды. Кишернең бәясе дә 5 сумга арзанрак иде һәм килограммы 18 сумнан сатылды.
Ленинград урамындагы мәйданчыкта сәүдәнең барышы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров танышты. Продукция «Татагрохим» компаниясе тарафыннан китерелгән. Министр ярминкәнең оештырылуын һәм китерелгән продукциянең ассортиментын югары бәяләде.
Үткән алты ярминкә көннәре йомгаклары буенча барлыгы 615,9 млн.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. 7 720,4 тонна яшелчә, шул исәптән 5402,7 тонна бәрәңге, 95,3 тонна үлчәүле сөт, 627,7 тонна ит, шул исәптән 387,5 тонна сыер ите, 254,5 тонна он һәм 368 тонна шикәр сатылган.
Ярминкәләр үткәрү өчен 6 меңнән артык автотранспорт җәлеп ителгән.
Ярминкәләр 2022 елның 24 декабренә кадәр дәвам итәчәк.