ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында булды. Татарстан  Республикасы  вице - премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм җирле аграрийлар белән очрашты.

«РИВЦ» АҖ – Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының цифрлы трансформациясе двигателе.

Татарстан Республикасында сезон йомгаклары буенча хуҗалыкларның фаразлана торган  уңыш күләме 490 мең тоннадан артык булырга тиеш, шул исәптән 150 мең тонна көзге бодай, 130 мең тонна сабан бодае, 120 мең тонна көнбагыш, 100 мең тонна рапс, дип хәбәр итәләр «Август-Агро» ИК белгечләре. Бу, узган ел белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк. Уңыш  күләме чәчүлек мәйданнарын арттыру (2021 елдагы 125 мең гектардан 2022 елда 190 мең гектарга кадәр) нәтиҗәсендә артырга  тиеш, шулай ук продуктивлыкны арттыру исәбенә. Узган ел план күрсәткечләренә ирешүгә көчле корылык комачаулады, ә хәзер нәтиҗәгә ирешү өчен  һава шартлары да, тупланган тәҗрибә дә ярдәм итә. Гектарга исәпләгәндә уңыш узган елгыдан өч тапкыр югарырак булырга мөмкин. Лениногорск, Минзәлә һәм Кама Тамагы районнарының аерым кырларында көзге бодай җыю барышында җирле рекордлар теркәлгән инде – уңыш гектардан 60 центнердан  артык,   иң яхшы нәтиҗә Иске Шөгер (Лениногорск районы) авылы кырыннан алынган, анда  кара туфраклар җирдә  көзге бодайның  «Скипетр» (РС-1) сортыннан  88,5 ц/га җыелган, ашлыкның   дымлылыгы - 9%).

Агрокөч Татарстанда 5 эретмә әзерләү комплекслары  төзеде: Азнакай районында (Азнакай агрофирмасы),  Зәй районында («Зәй» агрофирмасы), Минзәлә районында («Минзәлә таңнары» агрофирмасы), Сарман районында («Сарман» агрофирмасы), Тукай районында («КАМА» агрофирмасы).  Болар профессиональ идарәле  стационар комплекслар. Аларда   вегетация чорында үсемлекләрне яклау һәм тукландыру өчен эш эретмәләре әзерлиләр. Проектка 127,1 млн. сум инвестиция кертелгән.


19
август, 2022 ел
җомга

Бүген Министрлыкта Индонезиянең «Инкопонтрен» кооперативлар берлеге делегациясе белән очрашу узды. Анда министрның беренче урынбасары Наил Залаков, «Хәләл» продукция экспортлау проекты   җитәкчесе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция Татарстан  Республикасының АПК проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ коммерциячел департаменты директоры урынбасары Айрат Морадишин, «Кәүсәр» АХҖК директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Руслан Гарифуллин катнашты.

«Фәнни-тикшеренү институтының белем бирү компетенцияләре үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инде өченче ел «Россия  Федерациясенең   цифрлы икътисад» илкүләм программасының  «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектында катнаша. Проектны гамәлгә ашыру барышында  3 ел дәвамында 17 белем бирү программасы буенча 4000нән артык кеше укыган.


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районы кырларында урып-җыюның барышы белән танышты.

Татарстан Республикасында 2022 ел уңышыннан орлыклар партияләрен формалаштыру, аларны эшкәртү һәм калибрлау бара. Бу  атнада «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең районнар  бүлекләре   белгечләре 2023 ел уңышы өчен бөртекле культуралар орлыкларының чәчүлек сыйфатын актив тикшерә башладылар.

Татарстанда бар  куәткә урып-җыю кампаниясе   бара. Кырларда эш кайный. Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең территориаль һәм район оешмалары алдынгылары һәр нәрсәне күз уңында  тоталар,   урыннарга чыгып, коллективлар белән очрашалар. "Атнага ике, өч тапкыр, хәтта аннан  да  ешрак  кырларга, ындыр табакларына чыгабыз, һөнәр берлеге әгъзалары белән аралашабыз, хуҗалык хезмәткәрләрен борчыган проблемалар һәм аларның кәефләре белән кызыксынабыз. Һәм, әлбәттә инде, хезмәт җитештерүчәнлеген кызыксындыру чаралары кысаларында, иң яхшы ашлык суктыручыв  комбайнчыларны   бүләклибез", - дип сөйли Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Лениногорск район оешмасы рәисе Алмаз Мәүлетов.


17
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген министрның беренче урынбасары Наил Залаков Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, «Хәләл» продукциясен экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International