ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Белем көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Саба һәм Кукмара муниципаль районнарында узган тантаналы линейкаларда катнашты.

Бүген барлык уку йортларындагы кебек үк, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дә тантаналы линейка узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, элек шул ук академия студенты булган Ленар Гарипов,  Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина катнашты. Алар студентларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар.

Татарстан Республикасы эшче яшьләренең ел саен үткәрелә торган “Наше время – Безнең заман” Х нчы ачык республика телевизион иҗат фестивале башланды.


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Чара киң колачлы булачак: мәйданы - 7000 кв.м, килүчеләр саны – 5000,    катнашалар - 400 компания  7 ил  һәм Россиянең 34 төбәге.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!


30
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Шәһәр һәм Республика Көненә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем республикабызның авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм барлык Татарстан халкын күпмилләтле халкыбызны берләштерүче мөһим дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

24-26 августта Волгоградта Бөтенроссия фәнни-тикшеренү сугарулы игенчелек институтының 55 еллыгына багышланган «Сугарулы игенчелек – азык-төлекне тотрыклы һәм җитәрлек кадәр җитештерү нигезе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.


26
август, 2022 ел
җомга

25 августта Тәтеш муниципаль районында машина белән сыер саву операторларының 49 нчы республика конкурсы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International