Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Идел буенда җирләрне мелиорацияләү буенча федераль учреждениеләр системасы үзгәртелә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Татарстан Республикасы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесен үзгәртеп кору турында” 2022 елның 19 декабрендәге 593 номерлы боерыгы белән Киров өлкәсендә, Марий Эл Республикасында һәм Удмуртия Республикасында урнашкан җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгы сулары белән тәэмин итү буенча өч идарәне «Татмелиоводхоз»га кушу процедурасы башланды.
Шулай итеп, Идел буенда, эреләтелгән территориядә җирләрне мелиорацияләү учреждениесе базасында Россия Федерациясенең дүрт субъектын берләштерүче мелиоратив комплекс эшенә бердәм җитәкчелек итү үзәге – Идел буе федераль округы буенча җирләрне мелиорацияләү һәм авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү учреждениесе («Приволжскмелиоводхоз») (“Идел буе мелиорация-су хуҗалыгы”) төзелә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә «Татмелиоводхоз» идарәсен үзгәртеп кору буенча барлык чараларны 2023 елның 17 апреленә кадәр төгәлләү планлаштырыла. Федераль министрлык күзаллавынча, федераль мелиорация идарәләрен бергә кушы процессы Идел буеның башка төбәкләрендә Татарстанның мелиорацияне үстерү буенча уңай тәҗрибәсен таратырга, идарәчел карарлар кабул итү һәм аларны гамәлгә ашыру процессын тизләтергә, шулай ук мелиорация комплексы объектларын төзүгә һәм ремонтлауга капитал кертемнәрне финанслауның нәтиҗәлелеген арттырырга, төбәкләрдә федераль учреждениеләр эшчәнлегенең ачыклыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.