Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында бу елда соңгы киңәшмә узды. Киңәшмәдә министр урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында киләсе елда агросәнәгать комплексы предприятиеләрен финанслау, 2023 ел уңышы өчен минераль ашламалар һәм орлыклар белән тәэмин итү, терлекчелек мәсьәләләре һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы буенча фикер алыштылар.
Министр урынбасары Дмитрий Яшин алдагы елга үсемлекчелек мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.
"Чәчүлек мәйданнарын, бигрәк тә бәрәңге һәм яшелчәләр буенча, 2022 ел дәрәҗәсендә сакларга кирәк. Минераль ашламаларны гектарга кимендә 80 кг туплануын тәэмин итәргә. Орлык сортларын алыштыруны һәм яңартуны вакытында эшләргә кирәк. Чәчүлекләр өчен оригиналь һәм элиталы орлыклар өлеше 40%тан да ким булмаска тиеш", - диде ул.
Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов субсидияләр бирү өлешендәге үзгәрешләр турында сөйләде. “Агымдагы елда сөт субсидияләре компенсация рәвешендә бирелде, ә 2023 елда сөткә субсидияләр кызыксындыру чарасы буларак биреләчәк. 2022 елда сөт җитештерү буенча килешүне үтәгәндә, һәр үсеш процентына ставка артып бара. Әмма ставка 20%тан артмаска тиеш.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов техниканы 2023 елгы язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы турында һәм агымдагы елда тармакны модернизацияләү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Агымдагы елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләрне җиткерү һәм һәм 2023 елга планнар турында Кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәнис Рәфыйков сөйләде.
Киңәшмә ахырында Марат Җәббаров барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм киләсе елның тагын да яхшырак, тагын да уңышлырак булуын һәм тагын да зуррак казанышлыр алып килүен теләде.