Урып-җыю кампаниясенең барышы, киләсе ел уңышы өчен көзге чәчүне уздыру, шулай ук игенчеләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оперштабының күчмә утырышында фикер алыштылар, аны Саратов өлкәсендә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев үткәрде.
Министрлыкта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышы беркетмәсен үтәү буенча уртак киңәшмәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Мамадыш һәм Менделеевск муниципаль районнарында булды.
Бүгенге көнгә республика игенчеләре 5 миллион тонна ашлык суктырганнар. Ашлык 1357 мең гектар мәйданда урып-җыелган, бу барлык мәйданның 94%ын тәшкил итә. Уртача уңыш – гектардан 36,8 центнер.
Ел саен уздырыла торган ат спорты бәйрәме - «Ат көне» 17 сентябрьдә Арча муниципаль районында узачак. Чара 2015 елдан бирле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе белән берлектә уздырыла.
“Азнакай” сөт-товар комплексының икенче чиратын бозау абзары, ике сыер абзары һәм галерея кичүләре, 2нче һәм 3нче лауннар, терлек азыгы саклау мәйданчык тәшкил итә. Төзелеш кысаларында нигезләр салынган һәм металл каркаслар урнаштырылган, су белән тәэмин итү һәм канализация өчен тышкы челтәрләр, электр һәм су белән тәэмин итү өчен эчке челтәрләр монтажланган, яктылык бирү өчен фонарьлар куелган һәм бинаның түбәсе ябылган. Моннан тыш, тирес чыгару өчен флюм-система көйләнгән һәм флюм-система шахталары эшләнгән, азык саклау өчен билгеләнгән мәйданга бетон салынган, һәр сыер өчен аерым урыннар киртәләнгән, аларда технологик җайланмалар куелган, төзелгән биналарга пандуслар ясалган һәм территориянең тирәсе төзекләндерелгән.
Казанда «Казан» агросәнәгать паркы базасында Бакчачы көнен бәйрәм иттеләр. Биредә Лаеш, Питрәч, Югары Ослан, Биектау, Түбән Кама районнары һәм Чаллы шәһәре бакчачылары продукциясенең күргәзмәсе оештырылган иде.
Бүген «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базасында киңәшмә узды, аның кысаларында Татарстан Республикасында нәселле сөт терлекчелеген үстерү стратегиясе тәкъдим ителде. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре һәм нәсел статусы алуга дәгъва кылучылар, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитештерү бүлеге (селекция-нәсел хезмәте) башлыклары, консультантлары катнашты.
Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең башкарма директоры Светлана Каппушева, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдулаева катнашты. Катнашучылар тармак үсешенең перспективалары һәм төп өстенлекләре турында фикер алыштылар, проблемалы урыннарны билгеләделәр.
Сентябрь - сидераль культуралар барлыгын искә төшерү өчен бик вакытлы ай. Хәзер бакчачылар өчен аеруча популяр булган культуралар арасыннан арыш, фацелия һәм горчицаны атарга була.