Татарстанда күркә инкубация йомыркасы репродукторының беренче этабын ачу тантанасы булды

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров BUT BIG 6 авыр кросслы күркә инкубация йомыркасы репродукторының беренче этабын ачу тантанасында катнашты. Бу - Россия Федерациясе территориясендә «Бранко Нитра» (Словакия Республикасы) компаниясе проекты.
 Ачыла торган инкубатор беренче этапта айга 116 мең йомырка чыгаруга исәпләнгән һәм «Petersime» (Бельгия) предприятиесеннән иң заманча җайланмалар белән җиһазланган. Әлеге  предприятие инкубаторларны һәм җайланмаларны җитештерүчеләр арасында алдынгы предприятиеләрнең берсе булып тора. Ул төрле сыйдырышлы инкубация машиналарын һәм бервакытта яисә төрле  стадиядә чеби чыгару машиналарын җитештерә. Әлеге җайланманың техник    яңалыклары иң югары җитештерүчәнлекне тәэмин итә. Алга таба инкубация һәм чеби чыгару шкафларын өстәмә монтажлау исәбенә күркә  чебиләрен чыгаруны ике тапкырга  арттыру планлаштырыла.
“Татарстан Республикасы территориясендә мондый проектның барлыкка килүе күркә җитештерүчеләр өчен уңай йогынты ясарга тиеш. Тагын  шунысы  да  бар, йомырка кайтаруга бәйле  логистик мәсьәләләр һәм инкубация мәсьәләләре  үзебездә хәл ителәчәк. Узган елда  республикага 1200 меңгә якын йомырка кайтарылган”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Инкубатор Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан. Инкубатор проектының гомуми бәясе 3 млн. евро тәшкил итә. Алга таба Саба муниципаль районы территориясендә ата күркәләр урнаштыру өчен 6 ферма төзү һәм файдалануга  кертү  планлаштырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International