Быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумнан артык продукция сатылган

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бу шимбәдә республикада соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Бу елның  19 мартыннан  23 апреленә  кадәр һәм 10 сентябреннән 24 декабренә  кадәр Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында, Зеленодольск  муниципаль районында һәм  Чаллы шәһәрендә 2шәр мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә өч мәйданчыкта һәм республиканың 26 муниципаль районында 22 ярминкә көне үткәрелде.
Ярминкә көннәре нәтиҗәләре буенча 2,1 млрд. сумлык продукция сатылган, шулардан 500 млн.сумы - язгы чорга, 1,6 млрд. сумы  елның көзге чорына  туры  килә. Ярминкә сәүдәсендә катнашучылар тырышлыгы белән мәйданчыкларга 18 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 11 мең тонна бәрәңге, 4 мең тонна чамасы суган, 2600 тонна ит, шул исәптән 1500 тонна сыер ите, 360 тонна үлчәүле сөт, 3,5 миллион данә тавык йомыркасы, 1265 тонна шикәр комы, 882 тонна он китерелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International