2022 ел йомгакларыннан буенча, Татарстан тарихында беренче тапкыр барлык категория хуҗалыклар буенча 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Мондый күрсәткечкә ирешүгә республикада югары технологияле 22 сөт комплексы төзеп, аны файдалануга тапшыру ярдәм итте, дип билгеләп үтте министр. Төзелгән комплексларны тутыру һәм терлекләрне яңарту өчен республикага югары продуктивлы 19 мең баш нәселле таналар кайтарылды, шулай ук терлекләрне баланслы тукландыру максатында республиканың 18 муниципаль районында 38 азык үзәге төзелде һәм алар уңышлы эшли, диде ул.
«Барлык бу чаралар комплексы авыл хуҗалыгы оешмаларында сыерларның еллык уртача савым күрсәткечен 7100 килограммга җиткерергә мөмкинлек бирде (2021 елга карата 107%). Шулай ук безнең күрсәткечләргә уңай һава шартлары да зур йогынты ясады, шуның аркасында ел ярымлык сыйфатлы азык запасы әзерләнде», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Аның әйтүенчә, республикада терлекчелек технологиясен модернизацияләү һәм терлекләрнең продуктивлыгын арттыру өчен зур резервлар бар.
Агымдагы елда сөт җитештерүне - 1,5%ка, ит һәм йомырка үсешен 1%ка арттыру планлаштырыла. Шулай ук 2023 елга 25 сөт комплексы һәм 22 азык үзәге төзү планлаштырыла.