Буада яңа ел алдыннан Шикәрче көненә һәм Россия чөгендер шикәре сәнәгатенең 220 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә 170тән артык кунак җыелган иде, болар - «Буа шикәре» предприятиесе хезмәткәрләре, ветераннары һәм пенсионерлары, шикәр чөгендере белән тәэмин итүче агрофирмалар, лидер-предприятиеләр җитәкчеләре һәм партнер компанияләр вәкилләре. Тантанага мәртәбәле кунаклар булып Буа муниципаль районы башлыгы Рәнис Камәртдинов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров һәм РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чакырылган иде.
Чараның тантаналы өлеше шикәр җитештерү алдынгыларын бүләкләүгә багышланган иде. Һөнәри бәйрәм һәм юбилей датасы белән котлап, Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина залда утыручыларның һәрберсенең хезмәтенең мөһимлеген билгеләп үтте. "Сез безнең һәрберебезнең тормышын аз гына булса да татлырак итәсез, аңа аерым тәм өстисез. Сез җитештерә торган продукциягә ихтыяҗ зур һәм «Буа шикәре»нең Татарстан Республикасында гына түгел, ә тулаем бөтен илебезгә билгеле булуын без барыбыз да бик яхшы беләбез. Һәм бүгенге залда шул тармак ветераннарының булуына мин бик шат. Предприятиенең үсүен күрү һәм шул ук вакытта республикада чөгендер шикәре җитештерүен башлап җибәрүче һәм бүгенге көндә аны яңа казанышларга этәрүче буыннар арасындагы бәйләнешне тою аеруча сөендерә», - дип билгеләп үтте республика һөнәр берлеге оешмасы җитәкчесе.
Фәридә Гарифуллина хезмәттә аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә «Җитештерү отличнигы» күкрәк тамгасын, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды, шулай ук һөнәр берлеге әгъзаларын бүләкләде. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында социаль партнерлыкны ныгыткан һәм үстергән өчен Россия Федерациясе Һөнәр берлекләре федерациясенең «Социаль партнерлык өчен» күкрәк тамгасы белән «Буа шикәре» ҖЧҖ директоры Валерий Погребной бүләкләнде. «Буа шикәре» ҖЧҖенең башлангыч һөнәр берлеге оешмасы, аның рәисе Ильвера Каштанова хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм социаль-икътисадый мәсьәләләрен яклау буенча актив эшләре өчен Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Моннан тыш, Фәридә Гарифуллина һөнәр берлеге әгъзасы, насос җайланмалары машинисты, 40 елдан артык гомерен тармакта эшләүгә багышлаган Абделхәбир Хуҗиевка шифаханәгә бушлай юллама тапшырды.
Шулай ук чараның тантаналы өлеше кысаларында шикәр чөгендере үстерү буенча лидерларны «Буа шикәре» ҖЧҖенең Рәхмәт хатлары белән, җитештерү алдынгыларын Россия Шикәр җитештерүчеләре берлегеннән «Фидакарь хезмәт өчен» күкрәк тамгалары белән, Буа районы башлыгының Мактау грамоталары һәм «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, бәйрәм «Буа шикәре» предприятиесе талантлары, шулай ук Буа шәһәре һәм районы үзешчәннәре һәм артистлары катнашындагы концерт программасы белән дәвам итте.