Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе узып баручы елга йомгаклар ясады

2022 елның 23 декабре, җомга

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясенең хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, «Казан ипподромы» ҖЧҖ директоры Марат Гыйльфанов, «Татнефть» ГАҖенең ярдәмче җитештерү бүлеге башлыгы урынбасары, ат спорты буенча куратор Гияз Идиятуллин, һәм федерация әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәр аерым районда атлар санының артуы һәм кимүе турында статистик мәгълүматлар китерде.
Агымдагы елның 1 декабренә барлык категория атлар  30,7 мең баш исәпләнә, шул  исәптән: авыл хуҗалыгы оешмаларында - 9 мең баш, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 12,5 мең баш һәм КФХларда   9,2 мең баш ат бар. Атлар санын арттыру буенча  Саба, Балтач, Буа, Яңа Чишмә муниципаль районнары аерылып тора.  Җитештерүнең төп күрсәткече - 100 биядән туган  тайлар саны.
Татар токымлы атлар иң күп санда Лениногорск, Әлки һәм Теләче муниципаль районнарында. Бу районнар токым продукторлары  булып  тора, Теләче муниципаль районының  “Сәгыйть Гыйниятуллин  исемендәге нәсел продукторы” ҖЧҖ  узган  елның  май  аенда татар токымы буенча беренче нәсел продукторы  булып  танылды.
Татарстан  Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча атларның баш санын 50 мең башка кадәр җиткерү  һәм татар халкының милли традицияләрен үстерү бурычлары куелды.
Аны тормышка ашыру өчен 2023-2030 елларга Татарстан  Республикасы  ат үрчетү һәм ат спорты үсеше турында программа эшләнәчәк. Аның этаплары турында Сергей Левитан сөйләде.
Аннары грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International