Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды. Ул 2018 елдан башлап Яңа ел алдыннан үткәрелә. Яңа ел хыяллары проект критерийларына туры килә торган барлык теләүчеләрдән – каты авырулы балалардан һәм өлкәннәрдән, ятим балалардан, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге балалардан – махсус сайтта җыела.
Агымдагы елда акциядә катнашучылар категорияләре исемлегенә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең һәм мобилизацияләнүчеләрнең балалары, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожск һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә яшәүче һәм теркәлгән балалар, шулай ук күрсәтелгән территорияләрдән качып китүчеләрнең һәм мәҗбүри күченүчеләрнең балалары өстәлде.
Марат Җәббаров „Корстон“да узган Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы съезды вакытында чыршыдан открыткалар алды. Бүген балаларның хыяллары чынга ашты. Чистай районыннан 5 яшьлек Динә Сөнгатуллина – планшет, ә Зеленодольск районыннан Дарья Мартышина фотоаппарат сораган. Министр исеменнән бүләкләрне Министрлыкның эшләр идарәчесе Алсу Голубева тапшырды.