Сезне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем якынлашып килүче яңа 2023 ел белән чын күңелдән котлыйм!
2022 нче ел без-аграрийлар өчен уңышлы килде. Республика амбарларына 5 миллион тоннадан артык ашлык кайтты. Терлекчеклектә дә сөт җитештерү буенча беренче урын Татарстанныкы.
Без барыбыз да һәр яңа елны, аның тылсымлы, сихри көченә ышанып, киләчәккә якты өметләр баглап, аерым бер дулкынлану белән көтеп алабыз. Быелгы узып баручы ел да үзенең истәлекле вакыйгалары һәм сынаулары, җиңүләре һәм уңышлары, күңелле һәм шатлыклы очрашу мизгелләре белән онытылмас хәтирәләр булып һәрберебезнең күңеленә кереп калырлык булды.
Яңа 2023 ел да Сезгә һәм якыннарыгызга тагын да күбрәк куанычлы көннәр, илаhи рәхәтлек алып килсен, тәннәрегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек, чисталык, сафлык өстәсен! Сезгә нык сәламәтлек, йортыгызга иминлек, муллык, игелекле эш-гамәлләрегездә уңышлар телим!
ТР Премьер-министры урынбасары-
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А.Җәббаров