Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университетының 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.
14 сентябрьдә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Цифрлы икътисадны үстерү советының «Авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләү» темасы буенча утырышын әзерләү буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
Ростсельмаш генераль директоры Валерий Мальцев һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Бу шимбәдә, ягъни 17 сентябрьдә Арча муниципаль районында «Ат Көне» - традицион ат спорты бәйрәме узачак. Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә уздырыла.
2022 елның 21 - 24 сентябрендә Казанда цифрлы технологияләр өлкәсендә мөһим вакыйга - Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга федераль бюджеттан 679 млн сум күләмендә өстәмә акчалар бүлеп бирергә планлаштыра. Шул исәптән 658 млн. сум - сатылган ашлыкны субсидияләү һәм 21 млн. сум майлы культуралар җитештерүне кызыксындыру өчен билгеләнгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Ульянково авылы янындагы «Август-Кайбыч» агрофирмасында сәгатькә 100 тонна җитештерүчәнлек белән беренче ашлык чистарту-киптерү комплексы эшли башлады. Җайланма тәүлек буе эшли. Эшкәртү өчен ашлык һәм рапс партияләре кабул ителә башлады.
Бүген Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Арча муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә министр урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов йөрде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итүнең комплекслы программасы уңышлы тормышка ашырыла.