Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды. Язгы чәчү эшләре турында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Министр бүген Татарстан районнарында язгы кыр эшләренең колач алып килүен ассызыклады. Якын көннәрдә чәчүлек җирләрне тукландыру һәм барлык сөрү җирләрендә дым каплау эшләре башкарылачак. 28 апрель иртәсенә булган мәгълүматларга караганда, планлаштырылган мәйданның биштән бер өлешендә чәчү башкарылган. Җитештерүчәнлек тәүлегенә 80 мең гектар тәшкил итә. Якын араларда җитештерүчәнлекне тагын бер ярым тапкырга арттырырга кирәк, ди министр. Моның өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең техник мөмкинлекләре бар, - дип саный ул. Хәзер төп бурыч - язгы чәчүне кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу.
Көньяк-көнчыгыш районнарга, уңайлы географик урыны, язгы кыр эшләрен активрак оештыру мөмкинлеген бирә. Мәсәлән, Баулы районында барлык мәйданның яртысыннан артыгында чәчү башкарылган инде. Зәйдә ул - 42 процент, Ютазыда 43 процент тәшкил итә. Инвесторлардан “Агросила групп”, “Кызыл Шәрык-агро”, “Агроинвест” өлгергәнлек күрсәтә.
“Һава температурасы хәзергә нормадан югарырак булуга карамастан, республиканың күпчелек районнары өчен ул уңайлы булды. Республика территориясенең яртысында яхшы яңгырлар явып узды. Алдагы көннәрдә синоптиклар һава температусының төшүен фаразлый. Орлыклар дымлы туфракка эләксен, тиз арада шытым бирсен өчен, моннан мөмкин кадәр файдаланып калырга кирәк”, -дип искәртте Марат Әхмәтов. Өстәвенә, май аенда һава температурасы уртача климатик нормадан югары булыр дип фаразлана. Аграр министр искәрткәнчә, шытымнарның әйбәт буласына шанслар зур. Сыйфатлы орлык һәм дымның җитәрлек булуы шулай дип өметләнергә җирлек бирә.
Минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә килгәндә, ул һәр гектарга 40 кг нан артыграк кертелә. “Соңгы егерме елда болай аз ашлама кертелгәне юк иде. Корылык нәтиҗәсендәге финанс югалтулары үзен сиздерә”, -дип искәртте премьер-министр урынбасары. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, үз финанслары исәбенә гектарына 10 кг исәбеннән минераль ашламалар сатып алуны булдыра алмаган районнар да бар.
Кышкы суыкларда уҗым культураларының зыян күрүе нәтиҗәсендә, хәзер 200 мең гектарга якын мәйданны яңадан чәчәргә кирәк.
Министр язның чәчелми яткан ташландык җирләрне яңадан торгызу буенча җаваплы чор булуына аерым игътибар юнәлтте. Бу мәсьәлә бигрәк тә эре шәһәрләр янында кискен тора. Дистәгә якын авыл хуҗалыгы районында да шундый хәл. Министр моны муниципаль хакимиятнең эш күрсәтмәү нәтиҗәсе дип бәяли. “Бүген җирнең эшләве, максатчан эшләве мөһим “, -дип ассызыклады ул. Аның фикеренчә, файдаланылмый яткан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне җавапсыз җир милекчеләреннән алу мәсьәләсен карарга кирәк. Министр ун көн эчендә районнардагы комиссияләргә үз территорияләрендәге җирләргә капиталь инвентарьлаштыру уздырырга, җир милекчеләре белән очрашырга, чаралар күрелмәгәндә, кулланылмый яткан бу җирләрне суд органнары аша алардан тартып алу чараларын күрергә кушты. Судларга искларны муниципаль хакимият юлларга тиеш.
Президент Рөстәм Миңнеханов бүген гаять җаваплы чор булуын искәртеп, шушы көннәрдә Президент, Премьер-министр һәм Дәүләт Советы рәисенең районнарга чыгып язгы кыр эшләренең барышы белән танышырга җыенуын җиткерде. “Бу мобильлекне таләп итә торган чор”, -дип ассызыклады ул. Аның кисәтүенчә, уңышысызлыкны уңайсыз һава шартларына гына сылтау дөрес түгел, бу җитәкчеләрнең үз эшенә җавапсыз карау нәтиҗәсе. Президент финанс мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, федераль, республика дәрәҗәсендә авыл хуҗалыгына сизелерлек ярдәм күрсәтелүен, күп эшләр башкарылуын ассызыклады.
"Татар-информ"