Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов Алексеевск, Яңа Чишмә, Түбән Кама муниципаль районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу.
Программаның беренче пункты республиканың Алексеевск районы иде. Бүгенге көндә районда язгы культуралар 14,2 мең. гектар (27 %) мәйданда җир куенына кергән. Быел барлыгы 53,6 мең.гектар җирдә чәчү эшләре алып барырга ниятлиләр. Районда арпа (1,8 мең.га), бодай (2,6 мең.га) чәчәләр. Күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнгән, шулай ук көзге уҗымга ашлама кертү дә ахырына якынлаша.
Аннан соң ТР Хөкүмәт җитәкчесе һәм министр район башлыгы Вячеслав Козлов озатуында Яңа Чишмә кырлары белән танышты. Биредә алар «Татарстан» агрофирмасы кырында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, район Идарәсе белгечләре белән очрашты. Вячеслав Козлов язгы кыр эшләре турында җиткерде. Районда 41 мең гектарның 37 процентында чәчү башкарылган. Уҗымнарның 90 проценты тукландырылган.
Илдар Халиков белдерүенчә, республикада язгы чәчүне оешкан төстә башкарып чыгу өчен барлык уңай шартлар да бар. Ул игенчеләргә эшне кыска вакыт эчендә башкарып чыгуларын теләде.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Марат Әхмәтов республиканың күпчелек районнарында язгы кыр эшләренең оешкан төстә баруын әйтте. Тукландыру һәм тырмалау эшләре ахырына якынлаша. Чәчүне 10 нчы майга тәмамлау планлаштырыла.
Түбән Кама районының чәчү кампаниясенең барышы һәм авыл хуҗалыгының торышы хакында район башлыгы Айдар Метшин җиткерде. «Бүгенге көндә төрле культуралар кырларның 53 процентын били. Чәү кампаниясе 9 нчы майга тәмамланачак. Быел игенчеләребез тулысынча дизель ягулыгы белән тәэмин ителде», – дип хәбәр итте Айдар Метшин.
Түбән Кама районы башлыгы районда гаилә фермалары төзү буенча программаның ни рәвешле гамәлгә ашырылуы хакында да әйтте. Быел 25 ферма янына тагын 30 гаилә фермасы өстәләчәк. Алар авыл хуҗалыгы тармагының төрле юнәлешләре буенча эшлиячәк. «Гаилә фермаларын төзү биредә оешканлык белән бара», – дип белдерде Марат Әхмәтов.
Илдар Халиков сәфәре ахырында игенчеләр алдына язгы кыр эшләрен билгәнгән вакытта башкарып чыгу бурычын куйды.