Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Буа һәм Чүпрәле районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
Министрның эшлекле сәфәре Буа районыннан башланды. Район башлыгы Рафаэль Әбүзәров озатуында кырлар белән танышкач, Марат Әхмәтов агрофирма, оешма, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Аралашу барышында министр Идел арты зонасының явым-төшмнәргә бай булуын, туфракта 60 мм дым барлыгын ассызыклады. «Сез чәчүгә җитди карап, һәрбер механизаторга әлеге эшнең җаваплылыгын аңлатырга тиеш. Дымның запасы әле кирәк булачак. Быел да икмәкле булырбыз дип уйлыйм», – диде министр.
Аннан соң Марат Әхмәтов терлекчелектә агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылды. Министр белдерүенчә, терлекчелекнең барлык тармакларында да үсеш күзәтелә.
Мөслим районында Марат Әхмәтовны район башлыгы Тимур Нагуманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов озатып йөрде. Министр Татар Бизнәсе авылында Фәния һәм Айрат Хәлиловлар төзегән гаилә фермасы белән танышты. Биредә ул эш шартлары, киләчәккә планнары турында сорашты. Ферма территориясенә кадәр асфальт юл китереләчәге турында белдерде. Бу эш елның икенче яртысында булыр дип көтелә. Хәлиловларның гаилә фермасында бүгенге көндә 18 баш савым сыер, бозаулар асрала. Киләчәктә сыерларның баш санын арттыруны күздә тотып, авыл җирендә яшәп, эшләргә теләгәннәргә шундый программалар булдырган өчен министрга рәхмәт әйттеләр Хәлиловлар.
Марат Әхмәтов “Чүпрәле-Азык” агрофирмасының кышкы бодай басуында булып, уҗымнарның торышын карады. Авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчеләре белән очрашу вакытында язгы кыр эшләрен якын көннәрдә төгәлләүне максат итеп куйды. Республика буенча уҗымнарның халәте уңай түгел икәнлегенә тукталды. 600 мең гектарда көздән чәчеп калдырылган басуларның 200 мең гектарын бозып яңадан чәчү үткәрергә кирәк икән. “Һәм моңа сәбәп булып кышкы салкыннар түгел, ә уңыш артыннан куып җирне тиешенчә эшкәртмәү, пар җирләре калдырмау тора”,- диде министр.