Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарында булды. Эшлекле сәфәрнең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Питрәч районында Президент язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Республика башлыгы “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы кырларын караганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән аралашты. ТР Президенты чәчү эшләре барышы һәм бүген игенчеләрне борчыган сораулар белән кызыксынды. Аерым алганда, республика башлыгына авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сату мөмкинлекләрен киңәйтү буенча сорау бирелде. Рөстәм Миңнеханов бу максаттан хәзер Казанда агропромпарк төзелеше бара дип искәртте. Комплекс тулысынча дәүләтнеке булачак, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукциясен арадашчыдан башка сату мөмкинлеге бирәчәк, чөнки сәүдә урыннарын билгеләүне республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катгый контрольдә тотачак.
Очрашуда аграрийлар авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алаганда, бәрәңгене эшкәртү күләмен арттыру зарур булуына игътибарны юнәлтте. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган ел “Татплодовощпром” саклаган 3 мең тонна бәрәңге ихтыяҗ булмау сәбәпле, әле дә сатылмаган дип борчылуын белдерде. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, хәзер министрлык тарафыннан Израильнең бер компаниясе белән Татарстанда бәрәңге эшкәртү буенча предприятие булдыру мөмкинлекләрен ачыклау уңаеннан сөйләшүләр алып барыла. ТР Президенты республикада авыл хуҗалыгы культураларын, барыннан да элек ашлык һәм бәрәңгене эшкәртү проектларын гамәлгә куюның әһәмиятлелеген ассызыклады. Бу агросәнәгать комплексына артык авыл хуҗалыгы продукциясен сату проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирер иде.
Бүгенге көндә Питрәч районында сабан культуралары 17,1 мең гектарда чәчелгән, бу планның 41 % ын тәшкил итә. Игенчеләр арпа, борчак, бодай һәм берьеллык үләннәрне чәчү белән мәшгуль.
Эшлекле сәфәрнең икенче тукталышы Балык Бистәсе районы булды. Район башлыгы Илһам Вәлеев белән бергә кырларны карагач, Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов Яңа Арыш авылында урнашкан «Азат» крестьян-фермер хуҗалыгының кырында хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Балык Бистәсендә хәзерге вакытта 20,3 мең гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән.
Эшлекле сәфәрен ТР Президенты һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Теләче районында дәвам итте. Биредә алар район башлыгы Илдус Зарипов озатуында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аннан соң Кибә Хуҗа авылында урнашкан «Вамин – Теләче» агрофирмасы кырында хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән аралашты.
«Эш барлык җирдә оештырылган. Җирле үзидарә советлары әлеге эшкә актив рәвештә керешкән, гаилә фермалары төзелә. Ләкин көзге уҗым белән берникадәр мәшәкатьләр туды. Гомумән алганда яз уңай килде, орлыклар, техника, ягулык бар. Бүген чәчүнең яртысына җитәбез», - диде республика башлыгы.
Теләче игенчеләре быел 26,4 мең гектарда сабан культуралары чәчергә ниятли. Шуларның 35% бүгенге көндә башкарылган. 4 нче май мәгълүматлары буенча арпа - 4,3 мең гектар, бодай – 3,2 мең гектар, борчак 0,4 мең гектар мәйданны били.