Республиканың 40 районы кырларында чәчү эшләре гөрли

2012 елның 28 апреле, шимбә

Шушы көннәрдә чәчүгә Әгерҗе, Әлки, Балтач, Теләче, Биектау, Арча районы игенчеләре кушылды.

2012 нче елның 28 нче апреленә алынган мәгълүматлар буенча язгы чәчү 317 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планның 18 процентын тәшкил итә. Шулай ук 168 мең гектарда - арпа, 48 мең гектарда - язгы бодай, 12 мең гектар мәйданда борчак җир куенына кергән. 47 мең гектар җирдә берьеллык үләннәр чәчелгән. Бавлы, Ютазы, Лениногорск игенчеләре аеруча актив эшли. Алар планлаштырылганның 40-50 процентын башкарып чыккан.

Дым каплату 2,2 млн. гектрада башкарылган, бу планның 65 процентын тәшкил итә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 30 районда төгәлләнгән. Ә дым каплату буенча барлык төр эшләрне дә 6 район тәмамларга өлгергән.

Кырларда күпьеллык үләннәрне һәм көзге уҗымнарны тукландыру дәвам итә. Республика буенча 843 мең гектар мәйданга (75 %) минерал ашламалар кертелгән. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне ашлауны Татарстанның 17 районында, көзге уҗымнарны ашлау исә 4 районда тәмамлаган.

Республикада барлыгы 188 мең тонна (84 %) орлык инкрустация узган. Әлеге эш 10 районда төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International