2012 нче елның 27 нче апрелендә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында әлеге уку йортының галимнәре белән очрашу узды.
Быелгы җәй гадәттәгедән корырак килергә охшаган. Чиста пар җирләре мәйданын арттыручы хуҗалыклар отачак,– ди Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов.
– Уҗымнарның торышы баштарак бераз шикләндерсә дә, азотлы ашламалар белән тукландырганнан соң, күзгә күренеп яшәреп китте. Сабакларында шикәр күләме җитәрлек. Көзге бодайның бу төреннән быел 30-35 центнер уңыш алырга өметләнәбез, – ди институт директоры Марсель Таһиров.
Бу көннәрдә институт галимнәре иртә таңнан кичкә кадәр кырда. Мең ярым гектар җирдә ниләр генә үстермиләр дә, нинди генә сынаулар үткәрми алар. Бодай яки арыш кына түгел, күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш, бигрәк тә бәрәңгенең яңа сортлары биредә “җитлегә”. Һәркайсы өчен дистә еллар кирәк, - ди институт галимнәре.
Мәйданы зур булмаган 12 мең кишәрлектә әнә яңа бер сорт сынау үтә. Биология фәннәре докторы Мира Понамарева әйтүенчә, Татарстан шартларына яраклашкан булачак сортның хәлен ачыклау өчен һәр үсемлеккә ким дигәндә сиксән тапкыр төрле анализ үткәрергә кирәк.
Мондый титаник хезмәтнең нәтиҗәсе күз алдында дияргә була. Узган ел да игенчеләребез 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алды. Республика хуҗалыкларының башлыча үзебезнең галимнәр уйлап чыгарган югары җитештерүчән бөртекләр белән эш итүе нәтиҗәсе дә бит бу. Белгечләр әйтүенчә, андый мәйданнарның күләме 80 проценттан арта.
Әлеге җәһәттән Марсель Таһиров бер вакыйганы искә алып үтте. Берничә ел элек аларны тәҗрибә уртаклашу максатында Краснодар өлкәсенә алып баралар. Ул елны Краснодар өлкәсендә гектарыннан уртача уңыш 57 центнер тәшкил итә! Моның төп сәбәбе итеп өлкә игенчеләре, беләсезме, нинди факторны атый? Җирле сортларны куллануда икән хикмәт. Краснодар өлкәсе әнә бүген дә 100 проценты белән үзендә җитештерелгән орлыкларны куллана икән.
Галимнәр әйтүенчә, соңгы унбиш-егерме ел эчендә Татарстанда да һава шартлары сизелерлек җылынуы күзәтелә. Ашлыкка һәм техник культураларга ихтыяҗ да үзгәрә. Галимнәргә дә, игенчеләргә дә бу хәлне исәпкә алмый ярамый. Озак еллар дәвамында Татарстанда күпләп игелә торган арышның мәйданының кимүе, ә көзге бодайныкы арта бару да шуңа бәйле.
КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН