Казанда “Агробизнеста кошчылыкның инновацион үсеше” дип аталган конференция уза

2012 елның 27 апреле, җомга

2012 нче елның 26-28 апрелендә Бауман исемендәге КДВМА базасында «Агробизнеста кошчылыкның инновацион үсеше» темасына республикакүләм фәнни-гамәли конференция уза.

Бүген әлеге чараның ачылышы булды. Конференция эшендә тереклчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Татптицепром» ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев, ТР фермер һәм крестьян хуҗалыклар Ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров һәм башкалар катнашты.

Чарага республика инвесторлары, кошчылык хуҗалык җитәкчеләре, крестьян фермер хуҗалык җитәкчеләре һ.б. чакырылган иде.

Конференциянең максаты - крестьян фермер, шәхси хуҗалыкларны, студентларны әлеге мәсьәләгә якынайту, аларга киләчәктә эшләрен башлап җибәрү өчен киңәшләр бирү. Чөнки республикада кошчылык продукциясен җитештерү елдан ел арта бара.

“Бүгенге көндә йомырка салучы тавыклар, бройлер, үрдәк, каз җитештерү иң керемле юнәлешләрдән санала. Шулай ук  күркә үрчетү дә табышлы. Чөнки күркә ите барлык кошлар арасында иң кыйммәтлесе”, дип белдерде Марс Алиев.

Конференциядә шулай ук кош авыруларын дәвалау, профилактика чаралары, авылдагы кече бизнеска хезмәт күрсәтү төрләре, базар мөнәсәбәтләренең җитештерүдәге урыны һ.б. тукталдылар. Шулай ук крестьян фермер хуҗалык җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Иртәгә исә әлеге чара кысаларында ярминкә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International