Кайбер хуҗалыкларда әлегә чәчүгә чыкмасалар да, күпьеллык үләннәрне, көзге культураларны тукландыру, тырмалау һәм дым каплату эшләре дәвам итә. кардан чагыштырмача иртәрәк ачылган районнарда исә язгы культуралар чәчү мәйданнарының 15-20 процентын тәмамлаучылар бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, язгы чорда үсемлекләрне тукландыру 1 миллион 118 мең гектарда башкарылырга тиеш булса, бүгенгә шуның 783 мең 400 гектарында бу эш башкарылган. Тырмалау һәм дым каплату эшләренең дә әлегә нибары 56 проценты башкарылган.
Язын бөртекләр җир куенына никадәр иртәрәк төшсә, шулкадәр яхшырак. Әлегә җирдә дым да җитәрлек, кояш та юмарт. Тиз арада шытып чыккан бөртекләрнең май кояшында ныгып калуы да мөһим.
Республикада 1 миллион 797 мең гектарда чәчелергә тиешле мәйданнарның бүгенге көндә 241 мең гектарында эш башкарылган. Урыннардан алынган хәбәрләргә караганда, чәчү агрегатлары кырда көннән-көн арта.
Республика хуҗалыкларында инкрустация, ягъни бөртекләрне җир куенына озатканда "мунча кертү" аларның төрле авыруларга бирешмәвендә зур роль уйный. Бу юнәлештә 78 процент эш башкарылган.
Ашлама буенча дәүләт ярдәме быел хуҗалыкларның бу юнәлештә ничек эшләүләренә карап бирелә. Әйтик, гектарына 10 килограмм тәэсир итү көченә ия ашламаны дәүләттән алыр өчен, иң элек хуҗалык үзендә шулкадәр ашлама булдырырга тиеш.
Камил Сәгъдәтшин