Эшлекле сәфәр Сарман районыннан башланды. Район башлыгы Нәфис Закиров озатуында Марат Әхмәтов һәм Валерий Васильев Гөлүс Әхмәтҗановның гаилә фермасында булды. Әхмәтҗановларның сарайларында хәзер заанин токымлы 46 баш кәҗә, 14 баш бәтиләре һәм симменталь токымлы 6 баш үгез бар. «Үгезләрне кимендә алты ай ашатканнан соң гына иткә тапшырабыз, - ди Гөлүс. – Димәк акча да шулай гына керә. Ә кәҗәләр көн саен сөт бирә һәм көн саен 4-5 мең сумлык сөт сатабыз. Аны үзебез машина белән Яр Чаллыга илтәбез». Быел аларның баш саннарын 100гә җиткерергә исәплиләр.
«Район башлыгы да, авыл җирлеге башлыгы да ярдәменнән ташламый, - ди Гөлүс. – Агрофирма директоры, ветеринарлар да уңай карашта. Алар белән дә, авылдашлар белән дә аңлашып эшлибез». Фермерның балык үрчетү белән шөгыльләнү уе да бар. Ул инде тормышка ашырыла башлаган: буа урыны әзерләнгән, маймычлар кайтарту буенча сөйләшүләр үткәрелгән.
Икенче тукталыш «Нөркәй» агрофирмасының арпа басуында булды. «Тимерхан» сортлы арпа 21 апрельдә, узган елда шикәр чөгендере игелгән басуга чәчелгән. Язгы бөртекле культуралар агрофирмада 14609 гектар мәйдан биләячәк. Шуның 3021 гектарын – арпа. Аны чәчү төгәлләнгән инде. 2800 гектардагы шикәр чәгендеренең дә соңгы гектарларында чәчү бара иде. Кунаклар ул басуны да карадылар. Марат Әхмәтов агрофирмада гына түгел, районда да кыр эшләре барышына әйбәт бәя бирде. Рапстан кала бөртеклеләрне чәчүне Җиңү көненә төгәлләү мөмкинлекләре булуны билгеләп үтте. Соңыннан җитәкчеләр, белгечләр белән сөйләшкәндә ул авыл хуҗалыгына республика Хөкүмәте тарафыннан ярдәмнең аз булмавын, аның быел да күрсәтеләчәген әйтте. Ул шулай ук игенчелек кануннарын үтәү мөһимлеген, әйтик, чиста пар, сидераль пар файдалану, чәчү срокларын саклау һ.б. ассызыклады. Ашламалар белән ярдәм иткәндә, уҗым культураларының чиста пар җирләренә чәчелгәннәренә өстенлек биреләчәген билгеләп үтте. Ул шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә бәя, районда төзеләчәк кошчылык фермасы буенча һ. б. сорауларга җаваплар бирде.
Бүгенге көндә Сарманда чәчү эшләренең 40 % башкарылган. Барлыгы 60,4 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. Районда арпа (12 мен га) һәм бодай (4,9 мең га) чәчү бара. Игенчеләр күпьеллык үләннәрне тукландыруны, тырмалауны төгәлләгән.
Мөслим районы аграрийлары язгы бөртекле культураларны 20,4 мең гектарда чәчкәннәр. 8,2 мең гектар - арпа, 10,5 мең гектар - бодай, 0,9 мең гектар – борчак, 2,5 мең гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән. Районда барлыгы 52,2 мең гектарда сабан культуралары чәчергә җыеналар. Бүген игенчеләр орлыкларны инкрустацияләүне, көзге уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны һәм тырмалауны төгәлләгән.
Вертолетта район басуларын карап чыканнан соң, Марат Әхмәтов һәм Валерий Васильев район башлыгы Ришат Хәбипов озатуында Исәнсеф-Чишмә авылындагы гаилә фермасы белән танышты. Алмарис Латыйпов җитәкләгән сөтчелек фермасында бүген 84 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шул исәптән 35 баш савым сыеры. Министр гаилә фермасында сөт җитештерү һәм реализацияләү күләмнәре белән кызыксынды. “Мөслим районын фермерлык хәрәкәте үсеше буенча республика районнарына үрнәк итеп куябыз. Программа гамәлдә. Гаилә фермаларын төзегәндә җитештерү технологияләрен камилләштерү белән бергә торакларны тышкы яктан зәвык белән төзү турында да уйларга кирәк”, – диде Марат Әхмәтов. Мөслимдә гаилә фермаларының санын 2012 ел ахырына 50 гә җиткерү планлаштырыла.
Министр, язгы кыр эшләре темасына күчеп, инвесторлар, агрофирма директорлары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкларын иң элек республика күләмендә эшләр барышы белән таныштырды “Мөслим районы чәчү темпы буенча республикада әйдәп бара. Әлеге темпны югалтмыйча, чәчүне 9 май бәйрәменә төгәлләү кирәк”, – дип белдерде. Район буенча быел 52 мең 200 гектарда чәчү үткәрү планлаштырыла. Шуның 20 мең 400 гектары – иртә культуралар. Әлеге мәйданнарның 59 % ында орлыклар җир куенына иңдерелгән инде. Көзге культуралар һәм күпьеллык үлән тукландыру, уҗым һәм үлән тырмалау тәмамланган. “Уҗымнарның мантып китә алмавына кышкы салкынлык һәм кар булмау гына сәбәп түгел. Көзге чәчүне соңарту, ашламаның җитәрлек булмавы, көзге культураларга яхшы элгәр килмәү һәм ахыр чиктә пар җирләре белән эшләмәү аяныч нәтиҗәгә китерде. Уҗым культураларына мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк”, – диде Марат Әхмәтов. Һәм республикада игенчелектә классик системага өстенлек бирү кирәклеген искәртеп, Мөслим районында кимендә 10 мең гектар пар җирләре булырга тиеш, дип белдерде.
Терлекчелеккә тукталып, министр тармакта корылыктан соң, эш нәтиҗәләре торгызылып килә, алдагы 2 ел белән чагыштырганда продукция җитештерү һәм әзерләүдә алга китеш бар, диде. Җитештерүчеләрне кызыксындыру максатында, сөт бәяләре түбән булган җәйге айларда реализацияләнгән сөткә дәүләт дотациясе бирүнең күздә тотылуын әйтте. Марат Әхмәтов белдерүенчә, республикада язгы кыр эшләрен технологик срокларда башкарып чыгу өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Моның өчен һәр участокта эшне дөрес оештырырга, алтындай вакытның кадерен белергә генә кирәк.
Актанышта министр район башлыгы Энгель Фәттәхов озатуында кырларны карады, «Башак» ҖЧҖ хуҗалыгында җәйге лагерь, «Мехотряд» ҖЧҖ һәм «Агроснаб» ҖЧҖның җитештерү цехы, Рәзиф Исламхуҗинның гаилә фермасы белән танышты.
Район игенчеләре орлыкларны инкрустацияләүне, көзге уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны һәм тырмалауны тәмамлаган. Бүгенге көндә алар язгы сабан культураларын чәчүнең 52 % башкарган.