Республикада язгы кыр эшләре гөрли

2012 елның 2 мае, чәршәмбе

Бүген Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләренә багышланган брифинг узды. Журналистларның сорауларына игенчелек буенча министр урынбасары Илдус Габдрахманов җавап бирде.

Илдус Габдрахманов сүзләренә караганда, Татарстанда язгы культуралар 481,1 мең гектарда чәчелгән, бу планның 27 процентын тәшкил итә. Гомумән алганда сабан культураларны барлыгы 1,8 миллион гектарда чәчү ниятләнә. «9 нчы майга язгы культураларны чәчү тәмамланачак. Май урталарына кырдагы калган эшләрне төгәлләү планлаштырыла», - дип белдерде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә туфракта кирәкле дым саклана. Шулай ук авыл хуҗалыгы культураларының тишелешенә барлык шартлар да бар. Көнбатыштан явым-төшем алып килүче циклон якынлаша. Бүген күпчелек районнарда яңгырлар ява.

«Республикада быел минераль ашламалар азрак кулланылачак. 1 гектар сөрүлек җиренә 42 грамм минераль ашлама туры килә, - дип хәбәр итте Илдус Габдрахманов. Чәчүлек җирләрен тукландыру өчен, Татарстанда минераль ашламаларны хуҗалыклар үзләре алдан сатып алып, аннары республика субсидия рәвешендә кайтара. Шуңа бюджетта 2 млрд. сум күләмендә субсидия акчасы каралган.

Татарстан агросәнәгатьчеләре республика бюджеты хисабына былтыр 395 млн. сумлык мелиоратив техника сатып алган. Шул рәвешле, корылык килә калса, аңа да карамастан, 6,5 мең гектар җирдә бәрәңге һәм 2 мең гектар тирәсе яшелчәне бик иркен үстереп булачак. Димәк, быел 8 мең гектардан артык мәйдан сугарылачак. Алга таба күп терлек үрчетелгән хуҗалыкларда да шундый установкалы техника алдырып, терлекләргә сусыл яшел азык үстереләчәк, - дип белдерде Илдус Габрахманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International