2012 нче елның 18 нче июненә алынган оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда чүп үләннәренә каршы 1,9 миллион гектарга якын чәчүлек җире эшкәртелгән, бу планлаштырылган мәйданның 76 % тәшкил итә. Узган елда бу вакытка якынча 1,4 миллион гектар җир эшкәртелгән (59%).
Үсемлекләрне чүп үләннәреннән саклау чараларын Актаныш, Чистай, Менделлеевски районы аграрийлары төгәлләгән. Кырларның 90 проценттан артыгы Арча (98 %), Алексеевски (95%), Баулы (91%) районнарында эшкәртелгән.
Шулай ук язгы культуралар чәчелгән кырларда корткычларга каршы эш алып барыла. Саклау чаралары 579 меңгә якын гектар мәйданда яки фаразланганның 45 процентында башкарылган. Нурлат (88 %), Алексеевски (84%), Кама Тамагы (82%) районнары хезмәтчәннәре югары темпларны саклый.
Шул ук вакытта республиканың 35 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы эшкәрәләр. Бүгенге көндә 137 мең гектар мәйданда эш башкарылган, бу планның 12 процентын тәшкил итә.