2012 нче елның 20-21 июнь көннәрендә Питрәч районының ҖЧҖ «Рацин-Шәле» хуҗалыгында сыер савучыларның 41 нче республика конкурсы үтте. Анда район ярышларында җиңү яулаган 44 оператор катнашты. Бүләкләү тантанасында министрның беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов, министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “РАЦИН” предприятиясе генераль директоры Әсхәт Шәрәпов катнашты.
Бәйге 3 этаптан торды. Теоретик өлештә катнашучылар саву осталыгы һәм сөтнең характеристикасы буенча соаруларга җавап бирде. Чираттагы этап – саву аппаратларын сүтеп җыю. Биредә конкурсантларның җитезлеге һәм эшләренең сыйфаты бәяләнде. Өченче өлеш - аппаратны савуга әзерләү һәм савып күрсәтү.
Быелгы бәйгенең яңалыгы – саву вакытында перчаткалар куллану. Алар гигинена һәм кулларны саклау өчен мөһим. Шулай ук савылган сөтнең сыйфаты да билгеләнми. Бары тик саву аппаратының чисталыгы гына таләп ителә.
Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов белдерүенчә, әлеге конкурс прфессиональ осталыкны камилләштерү, машина белән савуның алга киткән алымнарын өйрәнү һәм тартау максатыннан үткәрелә. Катнашучыларның осталык дәрҗсе елдан ел яхшыра бара.
Бәйге нәтиҗәләре буенча “Абсолют чемпион” исеменә Мөслим районының ҖЧҖ АФ “Ик” хуҗалыгыннан Наталья Жданова лаек дип табылды.
Өлкәннәр арасында:
1 урын – Гайнетдинова Рәйсә (Питрәч районы ҖЧҖ «Рацин-Шәле»);
2 урын – Фәйзегөл Амануллина (Кама Тамагы районы ҖЧҖ АФ “Кама Тамагы”);
3 урын – Тәнзилә Миңнуллина (Актаныш районы ҖЧҖ “Нива”).
Яшьләр арасында:
1 урын – Надежда Кжахова (Буа районы ҖЧҖ “Тахаръял”);
2 урын - Эльмира Габделхакова (Сарман районы ҖЧҖ АФ «Нөркәй»);
3 урын – Гүзәл Хәбибуллина (Балтач районы ҖЧҖ «Борнак»).
Җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук калган катнашучылар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.