Әрәмгә китмәсен

2012 елның 20 июне, чәршәмбе

Республика кырларында техника гөрелтесе тынып тормый. Игеннәрнең төп дошманы – төрле корткычларга каршы көрәш әле дә дәвам итә. Елы шундый бит. Май ае буена дәвам иткән коры һава үлән бетләре, күп төрле бәҗәкләрнең үрчеп китүенә этәргеч бирде. Вакытында чарасын күрмәсәң, никадәрле хезмәтең әрәмгә китә дигән сүз. Җитмәсә, Оренбург һәм Башкортстан кебек чиктәш төбәкләрдә саранча да күренгәли. Уяулыкны киметсәң, бәла-каза килеп чыгасын көт тә тор.

Кызу көннәрдән соң иркенәеп киткән игеннәрдән калышмаска теләп, кырларда чүп үлән баш калкыта.

Чүп үләннәргә каршы көрәш быел аеруча оешкан төстә бара. 1 миллион 700 мең гектар чәчүлек җирнең төрле препаратлар белән эшкәртелүе шуны раслый. Чистай, Арча, Нурлат, Алексеевск һәм башка кайбер район хуҗалыклары бу эштә аеруча өлгерлек күрсәтә.

Әмма тынычланырга иртәрәк. Бигрәк тә үсемлек авыруларына каршы көрәш барлык хуҗалыкларда да тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Дистәдән артык район бу эшне әлегә башламаган да. Үсемлек авыруларына каршы препаратлар белән республикада нибары 9,4 мең гектар, ягъни тиешле мәйданның 9 проценты гына эшкәртелгән. Бу битарафлыкның киләчәктә төрле аяныч хәлләргә китерүе дә бар.

Камил Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International