Республика хуҗалыкларында чәчүлекләрне тәрбияләү дәвам итә

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
2012 нче елның 14 июненә бирелгән мәгълүматлар буенча республикада чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү якынча 1,7 млн. га мәйданда башкарылган, бу планның 68% тәшкил итә. Узган ел бу көнне барлыгы 1,1 млн. га җирдә 49% эш башкарылган булган.

Эшкәртү мәйданнары буенча Чистай игенчеләре беренчелектә. Алар бүгенге көндә 75 мең гектарда чүп үләннәрен юк иткән. Арчалылар, беразга гына калышып, 70 мең гектар мәйданны эшкәрткән. Процент өлеше буенча Минзәлә районында 102% (17,4 мең га), Баулыда – 89% (32 мең га) эш башкарылган.

Бүгенге көндә республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 505 мең га яисә 38% мәйдан эшкәртелгән. Яхшы темп белән Нурлат, Азнакай, Алексеевск, Кама Тамагы районнары эшли. Мәсәлән, Нурлат игенчеләре 77% мәйданны эшкәрткән.

Шулай ук республиканың 29 районы чәчүлекләрендә авыруларга каршы “көрәш” бара. Бүгенге көндә барлыгы 9,4 мең га мәйдан җирдә эш башкарылган, ул планның 9% тәшкил итә.

Районнардагы авыл хуҗалыгы эшләре белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International