Авыл хуҗалыгы җирләрен акча эшләү максатыннан сатып ала башлаганнар. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә бәян иткәннәр. Аграр министр Николай Федоров уздырган киңәшмәдә Россия төбәкләрендә максатчан кулланылмый һәм җир кишәрлекләреннән яшерен файдалану очраклары шактый булуы ассызыкланган. Белгечләр мондый кешеләргә штраф күләмен арттырырга, күпләм салым түләтергә кирәк дигән тәкъдим белән чыгыш ясаганнар.
Кызганыч, мондый җирләр безнең республикада да шактый. Росреестрның коллегия утырышы барышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов файдаланмый ятучы җирләрне көчле күзәтү астына алырга киңәш иткән иде. Бу уңайдан рейдлар оештырып, ваемсыз хуҗаларны ачыклап, аларга чара күрергә кушты. Май аеннан башлап бүгенгәчә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр), Россельхознадзор идарәсе бергәләп республика кырларын карап, буш ятучы җирләрнең узган ел белән чагыштырганда күбрәк булуын ачыклаган.
Инспекторлар тикшерү барышында авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла торган җирләрнең 50 мең гектары тиешенчә кулланылмавына юлыга. Белгечләр әйтүенчә, бу узган елга караганда 31 процентка күбрәк. Росреестрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 21 муниципаль районда булганнан соң 50747 гектар җирнең тиешенчә файдаланылмавы билгеле булды. Максатчан кулланылмыйча ятучы җирләрнең күп өлеше Югары Ослан районына туры килә. Биредә 9825 гектар җир ни сәбәпледер авыл хуҗалы өчен хезмәт итми. Шулай ук Әгерҗе (9034 гектар), Лаеш (7386 гектар) районнарында да кишәрлекләрнең торышы белгечләрне канәгатьләндермәгән.
Кайбер районнарда тиешенчә кулланылмаучы җирләр мәйданы узган елга караганда шактый арткан. Ютазы районында, мәсәлән, 2011 елда 151 гектар файдаланылмый ятучы җир булса, быел 816 гектарга җиткән. Шундый ук хәл Баулыда да күзәтелә. 461 гектардан 2230 гектарга сикергән. Әлмәттә исә узган ел 1483 гектар эшкәртелми яткан кишәрлекләр бар дип исәпләнелсә, быелгы тикшерүләр барышында ул 3260 гектар булуы ачыклана. Бөгелмәдә исә 391 гектардан 2639га җиткән.
Өч ведомствоның бергәләп рейд уздыруы беренче тапкыр гына икән. Росреестр белгечләре ассызыклап узганча, берлектә башкарылган мондый тикшерүләр республикадагы хәлләрне тирәнтен аңларга ярдәм итә. Тикшерүләр барышында җир законнарының үтәлеше ачыклана, җаваплы кешеләргә җәза бирелә, ди алар.
ЛИЛИЯ НУРМӨХӘММӘТОВА