Уяулыкны киметәсе килми

2012 елның 20 июне, чәршәмбе

Белгечләр әйтүенчә, озын кыш дәвамында җитәрлек азык белән тәэмин итү өчен бер баш терлеккә ким дигәндә 28 – 30 центнер азык берәмлеге кирәк. Тик Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика хуҗалыкларында әлегә бу күрсәткеч нибары 3,15 центнер тәшкил итә. Эшләр болай барса, кайбер хуҗалыкларга тагын бер җәй кирәк булачак.

Быел май аенда һава торышы чагыштырмача кызу булгач, печән иртәрәк өлгерде. Чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыга алган хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә атна-ун көнгә алданрак тотынды.

Буа районы хуҗалыклары күпьеллык үләннәр өлгереп җиткәнче, яфрак азыгы әзерләргә кереште. Кыш көннәрендә анысы да бик ярап куя. Бигрәк тә бозауларга файдасы зур. Көн саен аз-азлап яфрак азыгы кыштырдаткан яшь терлек күп авыруларга бирешми. Нәтиҗәдә бозаулар арасында үлем-җитем дә кими бара.

Булганнан бар да була дигәндәй, Буа районы – печән әзерләү буенча да республикада әйдәп баручы төбәк. Бүген алар бер шартлы терлеккә 6 центнер терлек азыгы әзерли алган. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк! Кайбыч (4,74 центнер), Яшел Үзән (4,18 центнер), Азнакай (4,11 центнер) һәм Апас районы (4,09 центнер) хуҗалыклары да терлек азыгы әзерләүдә өлгерлек күрсәтә. Бу районнар күпь­еллык үлән чабуны июль башына тәмамларга җыена. Байтак кына хуҗалыкларда печәннең икенче уңышы да хәйран матур булып күтәрелеп килә.

Шул ук вакытта кайбер район хуҗалыкларының терлекчелек буенча күрсәткечләре бик тә түбән. Андыйларда баш саны да аз, терлек азыгын әзерләү дә эленке-салынкы бара. Югары Ослан районы хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә әлегә нибары 1,30 центнер азык әзерләнгән! Югыйсә Идел буендагы болын-кырларда печән быел, кем әйтмешли, каерылып үсте. Урыны-урыны бе­лән май ахыры – июнь башында ук чабып алырга мөмкинлек бар иде. Моның өчен эшне оештыра белү кирәк шул.

Узган елларда авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, исемлек ахырында ике район – Азнакай белән Менделеевск була иде. Теләк булганда, мөмкинлек табыла бит. Азнакай районында быелгы уңай үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел. Терлек азыгы әзерләү дә тәүлек буена дәвам итә. Нәтиҗәсе күз алдында.

Югыйсә Менделеевск районында да шундый ук булдыклы кешеләр яши. Эшне оештыра белү генә җитми. Июнь ахырына бер шартлы терлек башына 1,51 центнер азык белән ерак барып булмый шул инде.

Мондый темплар белән эшләгәндә, кайбер хуҗалыкларның кыш уртасына бөтенләй азыксыз калуы да бар. Тукай һәм Ютазы районнарында да терлек азыгы әзерләү әлегә бик сүлпән бара.

Камил Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International