Хәзерге вакытта ТР хуҗалыкларында 503,8 мең гектар мәйдан күпьеллык үләннәрнең 310 мең гектары чабылган, бу планның 62 процентын тәшкил итә. Узган тәүлектә 19,4 мең гектар җирдә күпьеллыклар чабылган.
Бүгенге көндә республика буенча 156 мең тоннага якын печән һәм 392 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Шартлыча 1 баш терлеккә 3,2 центнер берәмлегендә терлек азыгы туры килә. Гомумән алганда, 195,4 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән. Буа, Кайбыч, Яшел Үзән, Азнакай районнарында шартлыча 1 баш терлеккә 4 центнер берәмлегеннән артыграк терлек азыгы туры килә. Менделеевск һәм Югар Осланда исә терлек азыгы бары тик 2 центнер берәмлеге генә тәшкил итә.
19 июньгә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, башка районнар белән чагыштырганда иң күп печәнне (8945 тонна) арчалылар әзерләгән. Шулай ук чистайлылар (6900 тонна) һәм нурлатлылар (6537 тонна) да эшне яхшы темпта алып бара. Бер тәүлек эчендә терлек запасын 870-1000 тоннага Кукмара, Арча, Сарман хезмәтчәннәре арттырган.
Яшел массаны сенажга салу буенча Әлки районы хуҗалыкларында активлык күзәтелә. Биредә 25,6 мең тонна сенаж салынган. Шулай ук Буа (22 мең тонна) һәм Яшел Үзән (20,1 мең тонна) районнары аерылып тора.