Казанда АТЭС форумы чараларына йомгак ясадылар

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Хөкүмәт йортында АТЭС форумы чаралары йомгакларына багышланган брифинг узды. Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Руслан Кәбиров һәм ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Марат Әхмәтов чыгышында: "Россиянең Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге форумында (АТЭС) катнашу - Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авыл хуҗалыгының торышын күзаллауда үзенә күрә бер репетиция булды. Чөнки биредә принциплар охшаш", -  дип белдерде.

“АТЭС илләре белән хезмәттәшлек итү Россиягә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсенә зур инвестицияләр җәлеп итүдә бик мөһим”, - диде министр. “Россия азык-төлек җитештерүне арттыру өчен бик зур потенциалга ия, әлегә ул бик аз эшкә җигелгән. Илдә нәтиҗәле агросәнәгать булганда, шул ук вакытта эре чит ил инвестицияләре җәлеп итеп, РФ азык-төлек җитештерүче монополист ил статусына өметләнә ала. Моның өчен авыл хуҗалыгы тармагы гына киң күләмле һәм нәтиҗәле булу җитми, илдә социаль-инфраструктура сәясәте тә алга киткән булырга тиеш”, - дип саный Марат Әхмәтов.

АТЭС форумында катнашу кысаларында республикада элеекеге Чувашия Республикасы Президенты, хәзер РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкаручы Николай Федоров булды. “Аның белән сөйләшү җиңел, ул авыл тормышын, авыл хуҗалыгы проблемаларын яхшы белә. Без аңа республикада авыл хуҗалыгы торышы, нинди перспективалы юнәлешләр буенча эш алып барылу, республикада илкүләм өстенлекле проектлар кысаларында агросәнгать комплексына нинди инвестицияләр җәлеп ителү хакында сөйләргә тырыштык. Соңгы елларда республикада башкарылган эшләр яңа министрга ошады дип уйлыйм”, - диде Марат Әхмәтов.

“Ил җитәкчелеге Бөтендөнья сәүдә оешмасыны керү кысаларында үз сәясәтен караячак дип өметләнәбез, чөнки анда агросәнәгать комплексына икеләтә ярдәм итү мөмкинлекләре бар”, - дип билгеләп үтте министр. Шул ук вакытта Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы булу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен оешкан төстә эшләргә дә өйрәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International