2012 нче елның 20-21 июнь көннәрендә Питрәч районының ҖЧҖ «Рацин-Шәле» хуҗалыгында сыер савучыларның 41 нче республика конкурсы узачак. Анда район ярышларында җиңү яулаган 44 оператор катнашачак.
Бәйге 3 этаптан тора. Теоретик өлештә катнашучылар саву осталыгы һәм сөтнең характеристикасы буенча соаруларга җавап бирәчәк.
Чираттагы этап – саву аппаратларын сүтеп җыю. Биредә конкурсантларның җитезлеге һәм эшләренең сыйфаты бәяләнәчәк.
Өченче өлеш - аппаратны савуга әзерләү һәм савып күрсәтү.
Катнашучыларның осталыгына ТР авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе бәя бирәчәк. Җиңүчеләрне диплом һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы 21 июньдә булачак.