2012 нче елның 15 июненә бирелгән мәгълүматлар буенча, Татарстанда терлек азыгына чабылган күпьеллык үләннәрнең мәйданы 225,7 мең гектарны тәшкил итә. Бу планның 45% дигән сүз. 12,3 мең гектарда эш алып барган Арча игенчеләре биредә аерылып тора.
Барлыгы 85 мең тонна печән әзерләнгән. Бер көн эчендә республика аграрийлары әлеге төр азыкны 15,5 мең тонна җыйган. Печән әзерләү эше Арча районында уңышлы бара, анда печән запасы 6,2 мең тоннага җиткерелгән. Мамадыш районы игенчеләре бу терлек азыгын 5,7 мең тонна әзерләгән, чистайлылар – 4,5 мең тонна.
Республика хезмәтчәннәре бүгенге көндә 221 мең тонна сенаж әзерләгән. Әлки районында бу сан 14,2 мең тонна, Буада – 13,4 мең тоннаны тәшкил итә.
Бер үк вакытта яфрак азыгы әзерләү бара, ул, гомумән алганда, 2,3 мең тонна әзерләнгән. Витаминлы азык җыю буенча Арча, Нурлат һәм Буа районнары алда бара.