2012 нче елның 8 нче июль көнне «Тулпар» спорт комплексында Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасын ябу тантанасы узды. Бер атна дәвамында Татарстан башкаласында Россиянең 22 югары уку йортыннан килгән спортчысы баскетбол, волейбол, җиңел атлетика бенча көч сынашты.
Уеннарның ябылу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов, Казан дәүләт аграр университет реторы Җәүдәт Фәйзрахманов һ.б. катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының IV җәйге Универсиадасын оештыру һәм финал ярышларын үткәрү хокукы Казан дәүләт аграр университетына тапшырылган иде. IV җәйге Универсиада программасында – 10 спорт төре буенча ярышлар. Алар Студентларның 2013 елда узачак Бөтендөнья Уеннарының 4 спорт корылмасында узды.
Уеннарда 500 дән артык студент һәм аспирант (спортның уен төрләре) һәм 200 дән артык җиңел атлет катнашты. Җыелма командалар составында авыл хуҗалыгы югары уку йортларында белем алучы, яше 27 дән артмаган спортчылар көч сынашты.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча Саратов дәүләт аграр университетның җыелма командасы беренче урынга лаек булды, икенче урын – Новосибирск ДАУ, өченчедә- Башкорт ДАУ. Казан дәүләт аграр университеты сигезенче урында.