Бүген Актаныш районында республикакүләм семинар-киңәшмә ачылды. Аның кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР агросәнәгать эшчәнлегенең икенче яртыеллыгы йомгакларына һәм 2012 нче елның уңышын оешкан төстә башкарып чыгу бурычларына багышланган утырышы үтте.
Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Солветы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министра урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төле министры Марат Әхмәтов, ТР Президента аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, район Идарәсе начальниклры, авыл хуҗылыгы берләшмәләре, агрохолдинг, фермер хуҗалыгы, аграр югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Киңәшмәнең пленар өлеше алдыннан, катнашучылар, “Башак” хуҗалыгы кырларында оештырылган күргәзмәне карап, авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре, игенчелек, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңа технологик эшләнмәләр белән танышты. Моннан тыш, алар Рәдиф Исламхуҗинның гаилә терлекчелек фермасында булды. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 30дан артык мөгезле эре терлек, шул исәптә 24 савым сыеры бар. Беренче ярты елда фермада 680 центнер сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача көнлек савым 15 литр тәшкил итә. Хуҗалыкта 3 кеше генә эшли, уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә.
Семинарның пленар утырышында ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп доклад белән чыгыш ясады. “Бөтендөнья сәүдә оешмасы материаллары белән танышу безне җитди сынаулар көтүен аңлата, чөнки әле көндәшлеккә сәләтле булырга өлгермәдек. Бу ачы дөреслек”, - диде ул. Илдә агросәнәгать комплексын тиз модернизацияләргә мөмкинлек бирүче стратегик дәүләт карарлары кабул ителмәгән очракта республиканың эчке ресурсларын тулысынча модернизацияләргә кала, барыннан да элек кеше факторы, дип ассызыклады ул.
Министр сүзләренә караганда, бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булган резервларны кулланмыйлар һәм бизнес белән кирәкле дәрәҗәдә нәтиҗәле идарә итмиләр. Аның белән бәйле рәвештә, ул хуҗалыкларга бюджет ярдәме принцибын карарга тәкъдим итте. Марат Әхмәтов Киров өлкәсенең бер авыл хуҗалыгы берләшмәсен мисал итеп китерде. Алар нәтиҗәле идарә итеп, зур уңышларга ирешәләр – хуҗалыкка кертелгән һәр сум 11 сум табыш китерә, фермада сыер савучыларның хезмәт хакы 40 мең сумга җитә. Чагыштыру өчен Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы өлкәсендә Актаныш кебек лидерлар рәтендә булган хуҗалыкта да табыш 7 сум тирәсе генә тәшкил итә.
Киров өлкәсендә бюджет ярдәме чыгымга эшләми торган хуҗалыкларга һәм банкротлыкка чыккан хуҗалыкларны үзенә кушучыларга гына бирелә. Чыгымга эшләүче 17 процент хуҗылыкны субсидиясез калдырып, бу принципны бездә дә кертергә тәкъдим итәм. Дәүләт моннан соң чыгымга эшләүче хуҗалыкларны финанслый алмый. “Бер гектар җирне дә буш тотмаска, теләсә ничек фермаларны сакларга” дигән шигарь вакыты белән республика казнасына кыйммәткә чыга”, - диде Марат Әхмәтов. Ул бу принципны киләсе елдан башлап кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, республика хуҗалыклары исәпләү принцибын алып барырга тиеш, Актаныш, Балтач, Әтнә, Саба районнарында шулай эшләнелә. Агробизнесның нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп факторы кадрлар сәясәтен тотрыклы итү һәм хезмәтне мотивацияләү булырга тиеш, дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренә караганда, бүген республика хуҗалыкларының яртысында гына закон буенча куелган минималь хезмәт хакы күләме 4,6 мең сум тәшкил итә.
“Эшләргә теләүчеләрнең барысына да без шартлар тудырырга бурычлы. Әгәр без кеше ресурсына өстәмә кыйммәт булдыруга стимул бирә алмыйбыз икән, Бөтендөнья сәүдә оешмасына кермичә үзебезне үзебез бетерәчәкбез. Кешеләрне болай эшләргә мәҗбүр итү мөмкин түгел”, - диде министр һәм хәзердән авыл хуҗалыгы берләшмәләренең эшенә бәя хуҗалыктагы хезмәт хакыннан чыгып биреләчәк дип өстәде.
Министр агросәнәгать секторында хезмәтне саклау дәрәҗәсен күтәрү мөһим булуын билгеләп үтте. Аың сүзләренә караганда, бүген бу өлкәдә тәртип юк. Беренче ярты елда Татарстанда авыл хуҗалыгы производствосында 10 кеше үлгән, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык.
1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың барлык категорияләрендә тулай продукция күләме 60 млрд. сумга якын тәшкил иткән. Тулай сөт савымы 914 мең тонна булган, терлек һәм кош – 190, 3 мең тонна, йомырка – 556 млн. данә.
Барлыгы 1,1 миллионнан артык мөгезле эре терлек исәләнелә. Республика көн саен 4 мең тонна сөт сата.
Министр сүзләренә караганда, бүген заманча югары технологияле гаилә фермаларын һәм башка кече формадагы хуҗалыкларны үстерү өстенлекле булып тора. Киләчәктә бу секторның барлык юнәлешләренә ярдәм итү дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте ул.
Быел вегетация чоры тиешенчә түгел – икмәк өлгерү срогы кыскара. Әмма иртә, сыйфатлы чәчү нәтиҗәсендә бүген чәчүлекләр яхшы хәлдә. Авыл хезмәтчәннәренә 2,9 млн. гектар мәйданнан уңыш җыеп алырга кирәк булачак. Урак өстендә 4 меңгә якын техника катнашачак. Министр сүзләренә караганда, бөртекле культураларны сентябрьга кадәр җыеп бетерү бурычы куела.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә нәтиҗә ясап, агросәнәгать секторында игътибарга алу кирәк булган төп юнәлешләрне билгеләде. Барыннан да элек, ул уңышны һәм терлек азыгы әзерләүне үз вакытында һәм сыйфатлы башкару. Аның сүзләренә караганда, республикада азыкны әзерләү эшләрен дөрес оештырмау сәбәпле, 30 проценты юкка чыга, шуңа күрә заманча технологияләрне кертү зарур.
Терлекнең баш санын арттыру тагын бер юнәлеш булып тора. Соңгы елларда республикада терлек баш саны кимеде, ул өлешчә 2010 елның катлаулы вәзгыяте белән аңлатыла.
“Әйдәгез, шәхси хуҗалыклар белән эшлик. Безнең өчен коллективлы хуҗалык белән шәхси хуҗалыкның аермасы юк. Бу мәсьәлә контрольдә булырга тиеш. Җәйге айларда һәр сыерга субсидия бирәбез. Терлекләр баш саны арткан районнар бар, ә кайбер районнарда эшләргә дә, яшәргә дә теләмиләр. Яшел Үзән, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш, Алексеевски, Тукай районнары тәнкыйтькә лаек. Сездә башка бизнес юк бит”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына һәм гаилә фермаларына зур игътибар бирүне сорады.
ТР Президенты милекчеләр тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле файдалануны контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте. “Эшкәртелми торган җирләрне хуҗаларыннан алырга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Республика башлыгы шулай ук агросәнәгать секторында кадрлар сәясәтен яхшыртырга һәм ветеринария хезмәте эшен көчәйтергә кирәк дип саный.
Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү нәтиҗәләре турында, Рөстәм Миңнеханов: “Без көндәшлелеккә сәләтле, минималь чыгымлы, профессиональ кадрлы, заманча технологияле булырга тиеш, товар җитештерүчеләр өчен базарлар ачык булырга тиеш. Бу безнең бурыч”, - дип билгеләп үтте.