6-9 июль көннәрендә Актаныш районында республикакүләм «Кыр көне» үтә

2012 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

2012 нче елның 6 июлендә Актаныш авылының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы үсеше мәсьәләләренә багышланган республикакүләм семинар-киңәшмә үтәчәк. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп докладында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең I яртыеллык эшчәнлегенең йомгаклары белән таныштырачак. Шулай ук 2012 нче елның уңышын оешка төстә башкарып чыгу өчен бурычлар билгеләячәк

Чараның практик өлешендә катнашучылар Рәзиф Исламхуҗинның гаилә фермасында булачак. Шулай ук алар игенчелек, терлекчелек, механизация, авыл хуҗалыгы тармагының икътисадый эшчәнлегенә багышланган күргәзмәләр белән таныш алачак.

Республикакүләм «Кыр көне» 9 нчы июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International