Белгечләр әйтүенчә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр арасында зыян күрүчеләр шактый. Аларның саны – юл хәрәкәтеннән соң Россия буенча икенче урында.
Быел, мәсәлән, республика агросәнәгатендә хезмәт куючы 11 кеше үлгән. 7сенең эш урынында хәмер куллануы ачыкланган. Ә гомумән, соңгы биш ел эчендә Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы хезмәт яшендәге 103 кешене югалткан.
Киләчәктә бу хәлләрне кабатламас өчен җитәкчеләргә эш урынында контрольны көчәйтергә кирәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Рәшит Шакиров белдерә. Шулай ук урып-җыю вакытында мондый хәлләрне кисәтү максатыннан районнарда “Комбайннар парады” конкурсы үтә. Аның кысаларында 15 июльгә кадәр урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерү күздә тотыла.