Бүген Удмуртиянең Вавож районында “Идел буе кыр көне-2012” 3 нче агросәнәгать форумы ачылды. Чарада ТР Премьер-министр урныбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан агросәнәгать комплексы делегациясе дә катнаша.
Чара кысаларында катнашучылар Удмуртиянең алдынгы хуҗалыгы – Вавож районында урнашкан Мичурин исемендәге күмәк хуҗалыкта булды, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен һәм Идел буе федераль округы регионнарын тәкъдир итүен карады.
Күргәзмәдә Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Россельхозцентр» ФГБУ, Казан дәүләт аграр университеты, «Биопрепаратлар» НПО ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итте.
Шулай ук форум кысаларында Идел буе федераль округында агросәнәгать комплексын үстерү буенча эксперт советның күчмә утырышы үтте.
Моннан тыш, катнашучылар Удмуртиянең авыл спорт уенннарын ачу тантанасында булачак.