2012 нче елның 10-12 октябрь көннәрендә Казанда «Россиянең аграр тармагында хуҗалык итүче субъектлар: Тарих, Икътисад, Хокук» дип аталган IV Россиякүләм конференциясе узачак.
Чарада катнашу өчен Россия һәм чит ил галимнәре, укытучылар, авыл хуҗалыгы предприятияләре һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, фермерлар һәм башкалар чакырыла.
Оештыручылар белдерүенчә, конференция барышында катнашучылар авыл хуҗалыгы җитештерүендә глобализация процессы, авыл халкының иҗтимагый-мәдәни, экологик мохитен һәм башкалар турында фикер алышачак.
Катнашырга теләк белдерүчеләр Казан шәһәре, Пушкин урамы 65 йорт ДУ «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татар энциклопедия институты» адресы яки (8-843) 2-38-04-25 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.